ТР Президенты: “Предприятиеләрнең эшләү нәтиҗәлелеге – ул республикада һәм гаиләдә тотрыклы вазгыять”

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

Предприятиеләрнең эшләү нәтиҗәлелеге – ул республикада һәм гаиләдә тотрыклы вазгыять. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында белдерде, чара ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство башлыклары, республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

ТР Президенты белдергәнчә, икътисад, тулаем алганда – илдә дә, дөньяда да - әкренәя. Моннан тыш, Европа һәм АКШ Россиягә карата санкцияләр кертә. “Санкцияләр кертү өлкәсендә нинди предприятиеләрне турыдан-туры түгел, ә компонентлар аша санкцияләргә эләгә алуын, һәм безнең нинди базарларны югалта алуыбызны алдан исәпләргә кирәк. Тармак министрлыклары бу барлык рискларны карарга тиеш: безгә агымдагы эшебездән тыш, дөньяда барган вазгыятьне исәпкә алырга кирәк”, - диде ул.

Салым белән идарә итүгә килгәндә, монда, республика башлыгы сүзләренчә, табышка салымга һәм керемгә карап салына торган салымга игътибар итәргә кирәк. “Бу ике төп салым, ул күп очракта предприятиенең эшеннән, үз продукциясен сата алуыннан яки сата алмавыннан торачак. Моннан чыгып, эшебезне формалаштырырга кирәк”, - дип билгеләде Р.Миңнеханов. Ул шулай ук энергия чыганакларын куллануга, хезмәт җитештерүчәнлегенә игътибар итте, әлегә ул Татарстан предприятиеләрендә, чит ил компанияләре белән чагыштырганда, түбәнрәк.

“Без производствоны оештыру буенча да, чыганакларны куллану нәтиҗәлелеге буенча да халыкара стандартларга туры килер өчен, технологияләр өлкәсендә комплекслы эш башкарырга тиеш. Бу мәсьәләләргә без игътибар итәргә тиеш. Шул ук вакытта тариф сәясәтенә, транспорт инфраструктурасына, кадрлар әзерләү мәсьәләсенә карарга кирәк”, - диде ТР Президенты.

“Предприятиеләрнең эшләү нәтиҗәлелеге – ул республикада һәм гаиләдә тотрыклы вазгыять. Бу мәсьәләләр бик мөһим. Без предприятие җитәкчеләренең җаваплылыгын арттырырга, шәхси инвесторларга предприятиеләрендә ниләр барганлыгын күрсәтергә тиеш, бездә статистика бар бит. Һәрбер хуҗа предприятиесенең нәтиҗәле эшләвен тели, дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучылар агымдагы елда предприятиеләрнең, энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, транспорт, төзелеш һәм торак-коммуналь комплексларының финанс эшчәнлеген карады.

Киңәшмәдә 2014 нче елның I кварталында Татарстанның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре китерелде. Агымдагы елда табышка салынган салымнан килеп ирешкән акчалар һәм табышка салым өлкәсендә салым законнарын бозу очраклары турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Шулай ук докладлар белән ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International