Рөстәм Миңнеханов: «Без Иран белән мөнәсәбәтләрне югары бәялибез»

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Татарстан һәм Иран арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, әмма якларга сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү перспективаларын игътибар белән өйрәнргә кирәк. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи әфәнде белән очрашуда әйтте. Казан Кремлендә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агиев катнашты.

Мәһди Санаины сәламләп, Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта аны Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе вазыйфасына керешүе белән котлады. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Мәһди Санаи Татарстанда берничә мәртәбә булган һәм республикада аны беләләр. «Иран белән Татарстан арасындагы элемтәләр алга китәр, дип ышанам», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, республика җитәкчелеге Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли , һәм ул Иранның Казандагы консуллыгының зур ролен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Иран арасындагы җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләргә карамастан, икътисадый хезмәттәшлек масштаблары зур түгел әле. «Безнең товар әйләнешен нинди юнәлешләрдә үстерә алуыбызга игътибар бирергә кирәк, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Без продукциябезнең Иранга үтеп керүен арттырырга һәм шул ук вакытта Иран продукциясенең дә республикага килүен арттырырга тиеш».

Үз чиратында Мәһди Санаи шулай ук Иран ягының тулаем Россия белән һәм, аерым алганда, Татарстан белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләне үстерәсе килүен белдерде. Илче сүзләренчә, Татарстан белән Иранның үзара багланышлар өчен перспективалары зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International