Urals маркалы нефтькә уртача бәя гыйнвар-апрельдә 1,6% кимегән

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Urals маркалы нефтькә уртача бәя гыйнвар-апрель айларында узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда баррель өчен 106,76 долларга хәтле, ягъни 1,6% кимегән, дип хәбәр итте ИТАР-ТАСС агентлыгына РФ Финанслар министрлыгының салым һәм таможня-тариф сәясәте департаментының әйдәп баручы белгече Александр Сакович.

2013 елның гыйнвар-апрель айларында нефтькә уртача бәя баррель өчен 108,5 доллар тәшкил иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International