Рөстәм Миңнеханов Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барган бу утырышта дәүләт башлыгының бер ел элек имзаланган май указларын гамәлгә ашыру буенча фикер алышынды. Утырышта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, регионнар башлыклары катнашты.

Утырышны ачып, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «май» указлары дип аталучы әлеге указлар гражданнар өчен аеруча әһәмиятле булган проблемаларга кагыла, аларны уңышлы һәм нәтиҗәле хәл итү миллионлаган кешеләрнең тормыш перспективаларын билгели.

«Соңгы вакытта бездә икътисадый үсеш темплары акрынайды, әмма бу, билгеле инде, приоритетларны үзгәртүгә сәбәп була алмый, киресенчә, аларга игътибар белән карарга, бурычларыбызны төгәлрәк билгеләргә кирәк», - диде В.Путин.

«Без барыбыз да аңлыйбыз, социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты асылда сәламәтлек саклау, мәгариф, фән өлкәсендә эшләүче кешеләргә бәйле һәм шуңа күрә әлеге категория гражданнарга хезмәт хакларын арттыру планлаштырыла. 2013 елда без билгеләнгән күрсәткечләргә якынайдык инде», - дип хәбәр итте Владимир Путин.

Демографиядә уңай тенденцияләрне беркетү һәм иң кискен социаль проблемаларның берсен хәл итү өчен илебез җитәкчелеге, Россия Федерациясе Президенты сүзләренчә, балалар бакчаларына чиратларны бетерергә һәм ике ел эчендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә рәвештә 670 мең урын булдырырга планлаштыра.

Указларда билгеләнгән тагын бер мөһим юнәлеш – гражданнарның торак шартларын яхшырту. Кешеләрне аварияле йортлардан күчерү эше бара.

Владимир Путин искәрткәнчә, күпчелек регионнар башлыклары әлеге процессны тизләтү өчен, маневрлы торак фонд формалаштырырга тәкъдим иткәннәр иде инде.

В.Путин фикеренчә, иң мөһим бурычларның берсе – гражданнарга муниципаль һәм дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирә торган, шул исәптән күп функцияле үзәкләр аша “бер тәрәзә” принципында хезмәт күрсәтү, системасын булдыру.

Вице-премьер – Россия Хөкүмәте Аппараты башлыгы Сергей Приходько хәбәр иткәнчә, 2014 елда гына “май” указларын гамәлгә ашыруга 600 млрд. сум юнәлдерергә планлаштырыла, алдагы ике ел финанслау күләме тагын да күбрәк булачак: 2015 елда – 750 млрд. сум, 2016 елда - 826 млрд. сум.

Социаль сәясәт чараларын финанслау 1,6 мәртәбә артачак – 2014 елда 205тән 2016 елда 325 млрд. сумга хәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International