Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, моннан тыш, ул интернет челтәренең Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (www.prav.tatarsan.ru) реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляцияләнде.
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру эше оешкан төстә һәм системалы характерда алып барылырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан төп мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Соңыннан Чаллы мэры Васил Шәехразиев кадетларны укыту, ватанпәрвәрлек тәрбияләү турында сөйләде.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар карала.