2014 елның 17 маенда "Динамо" ЭЭМ спорт базасы мәйданында беренчел профсоюз оешмалары хезмәткәрләре өчен "Профи-тур" республика спорт чарасы узды. Әлеге чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, профсоюз әгъзалары һәм аларның гаиләләре өчен актив ял оештыру.