Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышын уздырды

2014 елның 27 мае, сишәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2014 елның дүрт ае дәвамында "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет билгеләнде, Компаниянең агымдагы елның беренче кварталы буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары ясалды.

Бу елның беренче өч аенда "Татнефть" нефть чыгару урыннарында 6 млн. 453 мең тонна нефть чыгарылган. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсе буенча салымнарны түләгәнче  30,8 миллиард сум тәшкил итте. Чиста табыш, үткән елның шул ук дәвере белән чагыштырганда,  6,2 млрд. сумга артты һәм 24,4 млрд. сум тәшкил итте.

Утырышта катнашучылар 2015-2016 елларга "Татнефть" ААҖнең нефть чыгару планнары һәм геология-техник чаралары турында сөйләштеләр.  Хәзерге вакытта компания 83 нефть чыгару урынын тикшерү эшен алып бара. 2013 ел торышына «Миллер энд Ленц» аудитор фирмасы билгеләве буенча исбатланган нефть запаслары 847,3 млн. тонна тәшкил итә. Директорлар советы якындагы ике елга Татарстанда нефть чыгаруны стабильләштерүгә, югары үзле нефть чыгару күләмен һәм республикадан читтә проектларны  арттыруга юнәлдерелгән планны раслады.

Директорлар советында шулай ук "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы турында мәгълүмат һәм тагын берничә мәсьәлә турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International