Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендә Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең төп офисында 2014 нче елның I кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлек нәтиҗәсе һәм алдагы үсеш перспективалары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль структуралары, ТР муниципалитетлары, “Татнефть” компаниясе җитәкчеләре катнашты.
“Украина тирәсендәге халыкара вакыйгалар уңаеннан, икътисадтагы вазгыять гади түгел”, - диде киңәшмәне ачканда Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу Европа һәм Америка коллегалары белән мөнәсәбәтләргә йогынты ясаячак. Ил җитәкчелеге Көнчыгышта партнерлык мөнәсәбәтләрен эзли, Кытайда күп килешүләр төзелгән, шул исәптән нефть, газ өлкәсендә. Ләкин көнбатыш партнерлар белән мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк, шул ук вакытта санкцияләр очрагында запас вариант булырга тиеш.
“Көнбатыш бизнес безнең блән эшләргә тели, ләкин сәяси басым көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә ала, шуңа күрә бизнесны һәм партнерларны диверсификацияләү вариантларын алдан уйларга кирәк”, - дип киңәш итте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, ТРда икътисади вазгыять бик үк уңай түгел: сәнәгать производствосы һәм тулай продукт үсеше темплары көтелгәннән түбәнрәк. Нефть ТР икътисадының нигезе булып тора, шуңа чыганакларны эшкәртү катлаулана баруын исәпкә алып, булган позицияләрне саклау мөһим.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, быел нефть тармагы яхшы эшләде, кече нефть компанияләре начар булмаган нәтиҗәләр күрсәтте. Битумлы нефть буенча “Татнефть” яхшы эшли – бу шулай ук үзенә күрә диверсификация. Бу юнәлештә эшләнгән яңа технологияләр кече нефть компанияләрендә дә кулланылырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
1 нче кварталда ТР кече нефть компанияләренең производство-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев хәбәр итте. Кече нефть компанияләре бу чорда 1692 мең т нефть чыгарган, бу планлаштырылганнан 5 процентка күбрәк. Бу республика буенча чыгарылган нефтьнең 20,8 процентын тәшкил итә. Кече нефть компанияләренең нефть чыгаруы, үткән елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 3,3 процентка арткан. 1 нче кварталда кече компанияләр 20,6 млрд.сумлык продукция озаткан, бу, 2013 нче елның бу чоры белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк.
Кече нефть компанияләре буенча 1 нче кварталда салым салынудан табыш 6,8 млрд.сум булган, бу, 2013 нче елның бу чоры белән чагыштырганда, 27 процентка күбрәк. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә 18,35 млрд.сумлык салым күчерелгән – 17 процентка үсеш. Шул исәптән ТР консолидацияләнгән бюджетына 1,7 млрд.сум күчерелгән – 50 процентка үсеш.
Кече нефть компанияләренең нефть ятмалары буенча фәнни-тикшеренү эшләре үсеше турында генераль директор урынбасары – “Татнефть” ААҖ баш геологы Рәис Хисамов сөйләде.
ТР кече нефть компанияләре объектларында сәнәгать куркынычсызлыгының торышы турында Экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Насыйбуллин хәбәр итте.