Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Адананың Хаҗи Сабанҗи исемендәге оештырылган сәнәгать зонасында булды.
ОСЗ идарәсе рәисе Бәкер Сүтҗү Рөстәм Миңнехановка сәнәгать зонасының презентациясен уздырды. Аның сүзләренчә, бу Төркиянең иң эре махсус сәнәгать зоналарының берсе. Ул 1984 нче елда оештырылган, мәйданы - 1590 га. Сәнәгать зонасы Адана аэропортыннан 28 км ераклыкта урнашкан.
Оештырылган сәнәгать зонасы территориясендә икътисадның төрле тармагына караган 350дән артык компания эшли: туку, азык-төлек, нефть химиясе, целлюлоза-кәгазь сәнәгате, электр җиһазлары, металл эшкәртү, агач эшкәртү, төзелеш материаллары, банк секторы һәм башкалар.
Рөстәм Миңнехановны компания-резидентларга нинди шартлар бирелүе, оештырылган сәнәгать зонасының алдагы үсеш планнары кызыксындырды.
Адананың Хаҗи Сабанҗи исемендәге оештырылган сәнәгать зонасы презентациясендә Адана провинциясе губернаторы Хөсәен Авни Джош, Адана шәһәре мэры Хөсәен Сезлү, Татарстан ягыннан – ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТРның Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, “ОЭЗ ППТ Алабуга” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.
Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата барган затлар “Кастамону Энтегре” компаниясенең производство мәйданчыкларын (агач эшләнмәләре җитештерү) һәм компаниянең “Огуз текстиль” заводын карады.