Рөстәм Миңнеханов «РЖД» ААҖнең өлкән вице-президенты Валентин Гапанович белән очрашты

2014 елның 6 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ өлкән вице-президенты – «Тимер юл техникасы җитештерүчеләр берләшмәсе» президенты Валентин Гапанович белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, шулай ук Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун һәм «ALSTOM Deutschland AG» компаниясе идарәсе әгъзасы Мартин Ланге катнашты.

Яклар инфраструктура проектлары, “Мәскәү – Казан” зур тизлекле тимер юл магистрален төзү проекты буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International