Закон проекты тарафыннан бюджетның керем өлешен “Бушлай кертемнәр” бүлеге исәбенә 8 712,8 млн сумга арттыру күздә тотыла. “Бушлай кертемнәр” бүлеген исә, субсидия, субвенция һәм башка бюджетара трансфертлар бәрабәренә 7 247,5 млн сумга арттыру ниятләнә. Аеруча зур суммалар авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме (4,4 млрд сум), аерым категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итү (826,2 млн сум), “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программа (740,3 млн сум), инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү (514,7 млн сум), мәктәпкәчә белем бирү төбәк системаларын модернизацияләү (300 млн сум), “2011-2015 нче елларга һәркемгә уңайлы мохит” федераль максатчан программасы (215,8 млн сум), аерым категория гражданнарны санатор-курорт дәвалау белән тәэмин итү (143,4 млн сум), мәгълүмати җәмгыятьне торгызуга юнәлдерелгән проеткларны гамәлгә ашыру (30 млн сум) һәм башка юнәлешләргә каралган.
Финанс министры әйтүенчә, республика бюджетының быелгы үтәлеше нәтиҗәләре буенча, ТР бюджетының салым булмаган керемнәренең аерым төрләрен 1 млрд 456,2 млн сумга арттыру ниятләнә. ТР бюджетының чыгым өлешен 11 057,8 млн сумга арттыру күздә тотыла. Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсенең бюджет счетларында калдык акчаларны тулыландыруга бюджет кредиты алу мөмкинлеге белән бәйле рәвештә, дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү буенча чыгымнарны 84,8 млн сумга арттыру ниятләнә.
2014 нче елга ТР бюджеты керемнәренең гомуми күләме 150, 9 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнарның гомуми күләме 162,8 млрд сумнан гыйбарәт. Дефицит 11,9 млрд сум булачак. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 33 маддәсе нигезендә, 2014 елга Закон проектында каралган ТР бюджеты күрсәткечләре баланска туры килә.
2014-2016 елларга ТР бюджетында үзгәрешләр буенча фикер алышудан соң, “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” Закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.