Татарстан Президенты РФдә Мисыр илчесе белән очрашты

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әлбадри белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнаштылар. 

Очрашуда Татарстан белән Мисыр арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында сүз барды. Мөхәммәд Әлбадри хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар ике республиканың ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүдә потенциалы бик зур дигән фикергә килделәр.

«Без Мисыр Гарәп Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү ысуллары турында ачыктан-ачык сөйләштек», - дип хәбәр итте илче

«Безнең ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүдә потенциалыбыз зур булуда килештек. Аерым алганда, туризм, сәүдә, инвестицияләр өлкәсендә», - дип билгеләде Мөхәммәд Әлбадри.

Илче сүзләренчә, очрашу барышында ул ТР Президентына Хургада белән Казан арасында кардәшлек турында килешү төзергә тәкъдим иткән. Татарстан Президенты үз чиратында әлеге тәкъдимне хуплаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International