ТР Президенты каршындагы торак фондына акча җыю бунча киңәшмә

2007 елның 17 марты, шимбә

Әлеге Программаны финаслау чыганагы- республика оешмаларының үзләре теләп биргән акчасы, гражданнарның фатир алуга керткән акчалары.

2005 елда социаль ипотека Программасын тормышка ашыру өчен 4 млрд. сумнан ратык акча тотылды һәм 6 061 фатир бирелде.

2006 елда социаль ипотека Программасын тормышка ашыру өчен 6 млрд. 804 млн. сум акча тотылды, бу тәзелешкә 7420 фатир кертергә мөмкинлек бирде. Шулардан 1320 фатир яшь  гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту программасы кысаларында, 1193 - авылдагы яшь белгечләрнең торак мәсьәләсен хәл итүгә юнәлтелде. 

2007 елда 8 310 фатир тапшырылачак дип планлаштырыла. Шул исәптән социаль ипотекка һәм һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча - 7149, ә агропромышленность программасы буенча 1018 фатир тапшырылачак.

Әлеге программага 8 млрд. 443 млн. сум акча тотылачак дип фаразлана. Шул исәптән:

- бюджет субвенсияләре - 3 млрд. 900 млн. сум (540 млн. - авылдагы яшь белгечләр өчен, 200 млн. сум - бала тугач дәүләт ярдәме)

- 4 млрд.543 млн. - Дүләт торак фондының башка средстволары;

ТР финанс министрлыгы, ТР буенча РФ ның салым һәм җыюлар буенча управлениясе, ТР җир һәм милек буенча министрлыгы, Дәүләт торак фонды 2006 елның декабрь аеннан 2007 елга оешмалар белән килешүләр төзи башлады.

Обязятельстволарны кабул итмәгән эре оешмалар арасында:

"СМП-Нефтегаз" ААҖ - 31,7 млн. сум;

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International