Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты кысаларында "Татнефть"нең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы ачылу тантанасында катнашты.
Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Конкурста катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген биредә үз тармакларында ярышларда җиңүче хезмәткәрләр җыелды. Конкурста катнашучылар арасына эләгү һәр хезмәткәр өчен бик хөрмәтле һәм чыннан да һөнәрдә зур казаныш.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу конкурс уздырыла башланганнан бирле - 1970 елдан бирле - ул "Татнефть" компаниясе өчен бик күркәм гадәткә әйләнде. "Ярышлар максаты хезмәткәрләрнең хезмәт күнекмәләрен камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәткәрләрне яңа технологияләр белән таныштыру кала. Шулай ук конкурс предприятиенең иң кыйммәтле байлыгына - нефть чыгаручы кешеләргә аеруча мөнәсәбәтен күрсәтә, - диде ТР Президенты.