Хөрмәтле финансистлар! Кадерле ветераннар!
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмебез - Финансистлар көне белән котлыйм!
Икътисад үсешендә кризис шаукымына бәйле кайбер авырлыкларга да карамастан, Татарстан Республикасының социаль-икътисади торышы тотрыклы рәвештә яхшыра бара. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләр рәтенә керә. Боларның барысында да Сезнең өлешегез дә бар, республика финансистлары.
Республика Президенты сезнең алдыгызда куйган бурычлар үз вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарыла. Шушы бурычларны үтәү төп мәсьләне - республика халкының тормыш дәрәҗәсен үстерүгә финансистларның өлешен кертүне тәэмин итә. Мәсәлән, финансистлар катнашында икътисад тармаклары үсә, хезмәт хакы үз вакытында түләнә, яңа торак сафка кертелә, шәһәр һәм авыл җирлекләренең урамнары төзекләнедерелә, халыкның финанс белеме баетела. Сезнең эшегезнең нәтиҗәлекле булуына, куелган мәсьәләләрне дөрес итеп хәл итүдгә, шулай ук эшлеклелегезгә, шәхси сыйфатларыгызга финанс һәм бюджет өлкәләренең тотрыклы булуы бәйле.
Татарстан Республикасының финанс системасы үсешенә керткән зур өлешегез өчен Мин Сезгә чын күңелдән рәхмәтле. Финанс хезмәткәрләренә һәм ветераннарына корычтай нык сәламәтлек, иминлек һәм хезмәтегездә яңа ирешүләр телим.
Татарстан Республикасы Финанслар министры Р.Р.Гайзатуллин