Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар бюджет өлкәсендәге законнар белән бәйле бер төркем мәсьәләләрне һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының тиешле тикшерүләрен карады.
Утырышны комитет рәисе Леонид Якунин алып барды, ул финанс тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән - 8 сентябрь көнне Россиядә уздырылучы финансистлар көне белән котлады.
Көн тәртибенең беренче пункты буларак парламентарийлар Татарстан Республикасы Бюджет Кодексына үзгәрешләрне беренче укылышта тикшерде.
Икенче мәсьәлә - 2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
2016 елның берече яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына тупланган салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум тәшкил иткән, бу еллык планның 58 %.