Илдар Халиков Accuray компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Американың Accuray компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, бүген Татарстан Америка партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, дип билгеләде. Ул аеруча “Форд”, “Армстронг”, “ЗМ” кебек компанияләр белән хезмәттәшлекне билгеләде.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, Accuray компаниясенең техгологик эшләре дөнья базарында киң танылган. “Без сезнең белән хезмәттәшлекнең мөмкин вариантлары турында фикер алышуыбызга шатбыз”, - диде ул.

ЕИСВА (Европа, Индия, Урта Көнчыгыш, Азия) төбәгендә сату буенча Accuray вице-президенты Матиз Франц очрашу өчен Илдар Халиковка рәхмәт белдерде һәм компания җитәкчелеге Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына, дип билгеләде.

 

Белешмә өчен:

Accuray – радиохирургия өлкәсендә дөньяда лидерларның берсе. Компаниянең иң танылган продукциясе – Кибернож (CyberKnife) һәм Томотерапия (TomoTherapy) аппараты.

Accuray компаниясе җиһазлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Чиләбе, Уфа һәм Россиянең башка шәһәрләрендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International