Рөстәм Миңнеханов: Ведомстволарның һәм муниципалитетларның иҗтимагый советлары үз потенциалларын гражданлык җәмгыятенең мөһим институтлары буларак ача

2016 елның 17 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары каршындагы  Татарстан Иҗтимагый палатасы карамагындагы иҗтимагый советлар координацион советының киңәйтелгән утырышы узды.  

Чарага республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылган иде.  

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясады.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Ведомстволарның һәм муниципалитетларның иҗтимагый советлары аларның, граждан җәмгыятенең мөһим институтлары буларак, потенциалын ача, аларның иҗтимагый мәнфәгатьләр белән ведомстволар һәм территорияләр ихтыяҗларын бәйләве дә мөһим.  

"Ведомстволарның һәм муниципалитетларның иҗтимагый советлары үз потенциалларын гражданлык җәмгыятенең мөһим институтлары буларак ачуы куанычлы. Аларның иҗтимагый өстенлекләренең ведомство һәм территориаль мәнфәгатьләргә бәйлелегенә ихтыяҗ бар. Коммерциячел  булмаган оешмаларның эшчәнлегенә киләчәктә дә ярдәм итүне арттырырга кирәк", - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Дәүләт һәм муниципаль хакимият үз эшчәнлегендә халык ярдәменә таяначак, шуңа күрә кабул ителә торган карарларга кешеләрнең төрле катнашу формаларын булдыру мөһим. Бу гражданлык җәмгыятенең үсеш дәрәҗәсен билгели.

Аның фикеренчә, бу советлар башлыкларына совет җитәкчеләре иҗтимагый ярдәмчеләр вәкаләтләрен йөкләү, аларны министрлык һәм ведомстволар коллегиясе составына кертү гражданлык җәмгыятенең роле артуын күрсәтте. Шулай ук кабул ителә торган карарларга гражданнар йогынтысы мөмкинлеген киңәйтте. "Республиканың Иҗтимагый палатасына киләчәктә дә советлар эшен координацияләүне камилләштерергә, даими тәҗрибә уртаклашуны тәэмин итү, Иҗтимагый палата турындагы респубика законын яңа федераль законга туры китерүгә уйлап карау зарур", - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Татарстан Президенты җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар турында: "Республикада сайлау кампаниясе оештырылган төстә һәм конструктив узды. Монда җәмәгатьчеләр мөһим роль уйнады, алар үзләрен патриотлар итеп күрсәттеләр, республика үсеше, милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау өчен чыгыш ясадылар", - диде.

"Җәмгыятьтә парламентның түбән палатасын гына сайламыйбыз, ә киләсе биш елга ил үсеше юнәлешләрен билгелибез дигән аңлау бар. Иртәгә, сайлау көнендә республикада яшәүчеләр тавыш бирүдә актив катнашырлар дип ышанам", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

"Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен икенче тапкыр премия тапшырыла. Безгә башта ук җиңүчеләрне билгеләү өчен югары таләпләр куя алдык. Бөтен лауреатлар да җәмәгатьчелеккә хезмәт итү буенча лаеклы үрнәк булып тора һәм алар гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта шулай ук быел республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреатлары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International