Илдар Халиков Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды.

Илдар Халиков киңәшмәне ачып, бүгенге көндә Татарстан Республикасының якын һәм ерак чит илләрдә 15, Россия субъектларында  8 вәкиллеге эшли, дип билгеләде.

“Максатлары һәм бурычлары һәркайсының төрле. Кайдадыр икътисади, кайдадыр сәяси һәм беркетмә компоненты күбрәк, ә кайберләрендә барысы бергә. Шуңа күрә нәтиҗәлелек формуласын чыгару катлаулы, - диде ул. – Әмма минем аерым билгелисем килә, катлаулы чор булуга карамастан, без Төркия белән үзара әйбәт мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Төркия бизнесы элеккечә республика территориясендә эшләвен дәвам итә һәм үзенең эшчәнлеген җәелдерергә планлаштыра”.

Илдар Халиков шулай ук Татарстан вәкилләрен Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә милли Сабан туе бәйрәмен уздыруда актив булышулары өчен рәхмәт белдерде.

Россия икътисадындагы кыенлыкларга карамастан, Татарстан 2016 елда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Тулай төбәк продукты ел ахырына 3 процент үсештә булыр дип көтелә, дип өстәде ТР Премьер-министры.

“Бу Татарстан Президентының зур җитди эшчәнлек алып баруы, һәм шулай ук соңгы 20 елда икътисадтагы гамәлгә ашырылган структур үзгәрешләр аркасында бара”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте рәисе.

Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре өчен төп бурыч – Татарстан продукциясен тышкы базарларга чыгару, шулай ук республикага инвестицияләр җәлеп итү, дип белдерде Илдар Халиков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International