Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонто шәһәрендә Татарстан-Канада эшлекле форумында катнашты. Искәртәбез, 25-27 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Канадага эш сәфәре кыла.
Канада бизнесы вәкилләрен сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, бүген, әлбәттә, сәяси климат үз эзен калдыра. Рөстәм Миңнеханов ышаныч белән билгеләп үткәнчә, Россия белән Канада арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив булып калачак.
«Халыкара сәяси климат һичшиксез нормага керер. Безнең бурыч –– бизнеска дөрес сигнал бирү, – диде ТР Президенты. – Иллләребез җитәкчелегенә төбәк дәрәҗәсендә уртак проектларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам, әлеге визит компанияләребез арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә яңа этәргеч булыр».
Без Канада бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез һәм үзара файдалы багланышларны үстерүгә шат булачакбыз, диде ул.
Татарстан Республикасының Канада эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Бүген Татарстан белән Квебек провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешү эшләп килә. Республика авиатөзелеш һәм двигательләр төзү өлкәсендә – Pratt&Whitney һәм Bombardier компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә. «Татнефть» компаниясе авыр нефть чыгару буенча технологияләр өлкәсендә Канада фирмалары белән багланышта.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәттәшлек өчен беренче чиратта икътисад өлкәсендә мөмкинлекләр бик зур. Әмма бу тулысынча файдаланылмый. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш, IT һәм югары технологияләр, энергияне сак тоту, төзелеш һәм инфраструктур проектлар, медицина һәм фармацевтика, АСК һәм башка тармакларда багланышларны үстерү өчен шактый киң потенциал бар.
«Татарстанга килсәгез, без шат булачакбыз. Уңышлы хезмәттәшлеккә өмет баглыйбыз», - диде ул.
Аннары Татарстан Республикасының икътисадый, сәнәгый һәм инвестицион потенциалы турында, шулай ук республикада югары технологияләр өлкәсендә гамәлгә ашырылучы проектлар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җентекләп сөйләде.