Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде, форум 2016 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Олимпия паркының Төп медиаүзәгендә булачак.
Иртәгә, 30 сентябрьдә, Татарстан Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашындагы пленар утырышта катнашачак, утырышның темасы – дәүләт идарәсенең яңа сыйфаты.
30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Рөстәм Миңнеханов өч панель дискуссиядә чыгыш ясаячак: «Территорияләрне үстерү: торак тирәлеген формалаштыруга заманча алымнар», «Махсус икътисадый зоналарны яңадан кору» һәм «Үсеш институтлары – төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модельләрне эзләү».
Моннан тыш, Татарстан Республикасы стенды мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырачак, шул исәптән «Касторама РУС» ҖЧҖнең күчемсез мөлкәт буенча директоры Мишель Шез, Америка-Россия эшлекле советы президенты Дэниель Рассель, шулай ук Россиядә һәм БДБдә Boeing президенты Сергей Кравченко белән. Форум кысаларында республика берничә килешү имзалар дип көтелә.
Форумда Татарстан Президенты Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашачак, ул 1 октябрьдә булачак.
Искәртәбез, Халыкара инвестицион форум – бөтендөнья икътисады үсеше һәм аның хәзерге тенденцияләре, Россиянең инвестицион һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итү, чит илләр һәм Россия бизнесы вәкилләренең, сәяси даирәләрнең, эксперт һәм медиа-бергәлекләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту буенча фикер алышуның традицион мәйданчыгы.