Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көненә багышланган тантанада катнашты

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Анда чакырылган шәрәфле кунаклар арасында ТР Президенты Аппараты, Татарстан Дәүләт Советы, республика Министрлар Кабинеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, федераль хакимият органнары вәкилләре һәм төбәкнең эре предприятиеләре җитәкчеләре бар иде. Әмма шушы көннең төп геройлары – гади эшчеләр: хезмәт династияләре әгъзалары, станоклар операторлары һәм төзәтүчеләр, конструкторлар, яшь инженерлар һәм, әлбәттә, производство ветераннары.

“Сезне һөнәри бәйрәм белән ихлас котлыйм! Бу залга бүген республикабызның һәм бөтен Россиянең икътисадый иминлеген төзүчеләр җыелган. Безнең ветераннарыбызга - аерым рәхмәт. Сез катлаулы чорда бүген 140 меңнән артык белгеч эшли торган тармакны төзегәнсез. Быел 8 айда машина төзү тармагының 150 урта һәм эре предприятиесе 200 млрд сумлык продукция төяп озатты”, - дип канәгатьлек белән әйтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген “Фидакарь хезмәт өчен” медален Рөстәм Миңнеханов кулларыннан Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе җилемләүчесе Хәния Зиннәтуллина һәм “Казанский Гипронииавиапром” АҖ вентиляция институты баш белгече Сергей Золотарский кабул итеп алды.

“Казан вертолет заводы” ГАҖ техник директоры Владимир Калашник, Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы чыныктыручысы Надежда Паракова, “Казан төгәл машиналар эшләп чыгару заводы” предприятиесе махсус эшләнмәләр җыючысы Нурия Җаббарова һәм “Казан мотор җитештерү берләшмәсе” АҖ слесаре Рәшит Гәрәев бүген “ТРның атказанган машина төзүчесе” исемен алды. Казан компрессорлы машиналар төзү заводы идарәчесе Илнур Сәгъдиев һәм “Ford Sollers” холдингы директоры Алексей Спирин Татарстан Президенты Рәхмәт сүзенә лаек булды.

“Татарстан – Россиянең әйдәп баручы машина төзү сәнәгате үзәкләренең берсе. Республиканың машина төзү предприятиеләре төбәгебез икътисадына һәм социаль мәсьәләләрне чишүдә сизелерлек өлеш кертә, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. – Машина төзү предприятиеләре Татарстанның инновацион үсеш ноктасы булып тора. Тармакта сәнәгать җитештерү индексы 104 процент тәшкил итте. Безнең продукция көндәшлеккә сәләтле. Ул дөньяның 100дән артык иленә чыгарыла”. Министр билгеләп үткәнчә, тармакта хезмәт хакы тотрыклы рәвештә арта бара. Хәзерге вакытта уртача хезмәт хакы - аена 30 мең сумнан артык.

“Республиканың әйдәп баручы машина төзү предприятиеләре тармакта әһәмиятле инвестицион проектларны гамәлгә ашыра, алдынгы технологияләрне кертеп җибәрә, җитештерү мәйданнарының яңаларын сафка бастыра. Татарстан квалификацияле инженерлар һәм эшче кадрлар әзерләүдә уңышлы үрнәк күрсәтә. Һәм бу эш мәктәп эскәмиясеннән башлап алып барыла”, - дип игътибарны юнәлтте Альберт Кәримов. Аннары министр республика Президентына, Татарстан җитәкчелегенең тармакның бөтен уңай башлангычларында ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International