Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кыла

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Франкфурт-на-Майне халыкара аэропортына килеп төшүгә үк, Рөстәм Миңнеханов Германия Машина төзүчеләре берлегенә (VDMA) юнәлде, анда ул Машина төзүчеләре берлеге идарәчесе Тил Бродтман белән очрашачак.
Сәфәренең төп максаты – «Автомеханика–2016» күргәзмәсен ачуда катнашу. Ачылыш тантанасы иртәгә, 2016 елның 13 сентябрендә, Франкфурт ярминкәсе (Messe Frankfurt) территориясендә узачак.
Татарстан Республикасы Президенты программасында ZF Friedrichshafen (автомобильләр өчен привод һәм подвеска техникасы), Hella (автомобильләр өчен яктырту һәм электроника системалары), ThyssenKrupp Bilstein (автомобильләр амортизаторлары), Bosch (автосәнәгать өчен челтәр мобиль хезмәт күрсәтүләре) компанияләре стендларын карау.
Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Таһир Гатауллин һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International