Рәсмиләштермәгән милеккә дә салым салыначак

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Шәхси җир ширкатендә төзелгән, кадастр исәп-хисабында күрсәтелгән, ләкин шул ук вакытта рәсмиләштерелмәгән йортларның хуҗалары милеккә салым түләргә мәҗбүр булачак. Әлеге чара Россия Федерациясе Финанс министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган "2017-2019 елларга Салым сәясәтенең төп юнәлешләре" проектында каралган.

"Кадастр учетына куелган, ләкин хокуклары каралган тәртип буенча теркәлмәгән капиталь төзелеш объектларын салым әйләнешенә кертү йөзеннән, әлеге объектлар урнашкан җир кишәрлекләре хуҗаларыннан шундый объектлар өчен физик затларның милкенә салым түләтүне закон белән рәсмиләштерү мәсьәләсе карала", - диелгән документта. Гади итеп әйткәндә, Россия Федерациясе финанс министрлыгы күчемсез милеккә салымны, хуҗасы милеккә хокукын рәсмиләштермәгән очракта да түләтергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International