РФ финанслар министрлыгы акцизларны тигезләргә тәкъдим итә

2016 елның 7 октябре, җомга

Россия Федерациясе финанслар министрлыгы сидрга, әче бал һәм сырага, шул исәптән алкогольсез сырага да акцизларны тигезләргә тәкъдим итә - бу чара, министрлык фикеренчә, төбәкләрнең бюджетларын баланслаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Сидрга, пуарега, әче балга, шулай ук 0,5% кадәр этил спирты булган сырага этил спирты 0,4% тан башлап 8,6% кадәр өлешле күләме булган сырага кебек үк литры өчен 21 сум саналачак", - диелә "2017-2019 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләре" проектында.

Моңа кадәр Россия Федерациясе сидрга, пуарега һәм әче балга, шулай ук чит ил виноградыннан ясалган шәрабка акцизларны 2016 елда 9 сумнан, 2017 елда 10 сумга кадәр арттырырга, үз илебезнең виноградыннан ясалган шәрәбеннән 2016-2017 елларда 5 сум күләмендә саныячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International