Бүген “Финнополис-2016” форумы кысаларында Россия Саклык банкы белән Татарстан Республикасы арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасын салды.
Шулай ук бүген “Мир” түләү картасын Татарстан территориясендә алга таба этәрү буенча “юл картасы” расланды. Шул хактагы документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова кул куйды.