Бүген 2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасы тупланма бюджеты проекты буенча Яр Чаллы шәһәрендә зональ киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә шулай ук 2017-2019 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразы да тикшерелде.
Бүгенге киңәшмәдә катнашучылар - муниципаль районнарның финанс идарәсе җитәкчләре һәм белгечләре, республиканың Кама артындагы Дәүләт Советы депутатлары республиканың социаль-икътисади үсеш фаразларының төп күрсәткчләре, агымлагы елда бюджет үтәлеше һәм өч еллык бюджет проекты белән таныштылар.
Татарстан Республкиасы финанс министры Радик Гайзатуллин агымдагы елның 9 аенда бюджет үтәлеше турында чыгыш ясады. Республика бюджетына шушы вакыт эчендә 164,2 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган.