14 октябрь көнне Татарстан Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын керткән иде. Узган атнада бюджет проекты Дәүләт Советы комитетларында каралды, парламент тыңлаулары, зона киңәшмәләре үткәрелде. Кыскасы, аны беренче укылышта карап тикшерүгә әзерлек бара. Быел республика бюджеты янә өч елга кабул ителә. Киләсе елда безне тагын нинди яңалыклар көтә, республиканың төп финанс документын үтәүдә нинди кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин? Бу һәм башка сорауларга Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин җавап бирә.
– Радик Рәүфович, киләсе ел өчен бюджетка күчкәнче, агымдагы елда бюджетның ничек үтәлүе турында сөйләп үтсәгезче.
– Агымдагы елда бюджет үтәлешен, тулаем алганда, канәгатьләнерлек, дип бәяләр идем. Тугыз ай эчендә ТР тупланма бюджетына 164,9 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр алынды. Республика бюджетында 136,7 миллиард сум акча тупланды. Төп өч салым буенча тупланма бюджетта 15,5 миллиард сум күләмендә үсеш тәэмин ителде. Дүрт салым буенча 5,6 миллиард сумлык кимү билгеләнде.
Татарстан Республикасы бюджетына 53,7 миллиард сум күләмендә табышка салым керде. Оешмаларның күпчелеге түләүләрне арттыруга карамастан, салым түләүләрне киметкән салым түләүчеләр белән эшне көчәйтергә һәм бу түләүләрне туплау темпларын үстерүгә ирешергә кирәк. Җир, транспорт һәм физик затлар милкенә салым кебек мөлкәти салымнарны түләү вакыты 1 октябрьдән 1 декабрьгә күчерелде. Хәзерге вакытта салым уведомлениеләрен халыкка тарату буенча зур эш алып барыла. Форсаттан файдаланып, газета укучыларга салымны вакытында түләп куярга киңәш итәм.
Татарстан Республикасы тупланма бюджеты чыгымнары 169 миллиард сум, республика бюджеты чыгымнары – 145,6 миллиард сум тәшкил итте. Җирле бюджетларга 26,7 миллиард сум күләмендә бюджетара трансфертлар үз вакытында бүлеп бирелде. Чыгымнар буенча тугыз айлык бюджетны үтәүдә төп мәсьәләләрнең берсе – ел йомгаклары буенча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләренең планда каралган хезмәт хакы күрсәткечләренә ирешү ягыннан, май указларын тормышка ашыру. Керемнәр җыю эшен көчәйтеп, салымнар буенча бурычны максималь дәрәҗәдә киметеп, федераль средстволардан нәтиҗәле һәм тулысынча файдалану нигезендә чыгымнарны нәтиҗәле кулланып кына елны бурычсыз төгәлли алачакбыз, бюджет средстволарын тулы күләмдә һәм нәтиҗәле үзләштерәчәкбез, дигән фикердә торам.
– Бюджетның фактта үтәлеше буенча аңлатмаларыгыздан күренгәнчә, хәлләр киеренке. Моңа бәйле рәвештә инде менә берничә ел рәттән тормышка ашырылып килә торган Президент программаларының ничек үтәлүен аңлатып үтсәгез иде.
– Бу чыгымнар безнең өчен өстенлекле чыгымнар булып тора. Агымдагы елда мәктәпләрне, сәламәтлек саклау объектлары һәм фельдшер-акушерлык пунктларын капиталь төзекләндерү һәм төзүне, парк, сквер, су саклау зоналарын төзекләндерү, клублар төзү, мәдәният объектларын ремонтлау, шулай ук спорт мәйданчыкларын коруны финанслау дәвам иттерелде. Ел нәтиҗәләре буенча, Президент программаларын тормышка ашыру өчен чама белән 9 миллиард сум акча тотылачак.
Тугыз айлык бюджет үтәлеше йомгакларына аңлатма биреп, шуны билгеләп үтәсем килә: ел башына калган бюджет средстволары һәм алынган керемнәр, өстәп түләүләр белән, хезмәт хакы тулысынча һәм үз вакытында түләү, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга пландагы иң кирәкле чыгымнарны тиешенчә финанслау һәм капиталь характердагы чыгымнарны хәл итү мөмкинлеге бирде.
– 2017 елга бюджетны төзегәндә нинди кыенлыклар килеп чыкты?
– Бюджет өстендә эшләү аны Дәүләт Советына керткәнче, күпкә алдан башланды. Предприятие, оешмалар белән үткәрелгән бик күп киңәшмәләрдә керем өлешен формалаштыру кысаларында зур эш башкарылды. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән ике этапта очрашулар үткәрелде. Керемнәр һәм чыгымнар буенча җирле бюджетларны формалаштыру мәсьәләләре каралды, республика бюджеты белән җирле бюджетлар арасында үзара мөнәсәбәтләр билгеләнде. Муниципалитетларны борчыган кайбер мәсьәләләр буенча, керемнәрне туплау күләменә бәйле рәвештә, аларны бюджет үтәлеше процессында исәпкә алу турында карар ителде.
– Янә бюджетны өч елга планлаштыруга кире кайтуны беләбез. Өч еллык чорга бюджетта тагын нинди яңалыклар бар?
– Бюджетка материалларга, беренче тапкыр буларак, 12 елга – 2028 елга кадәр Татарстан Республикасы озак сроклы бюджет фаразы кушып бирелә.
Бюджет фаразы салымнар һәм салым булмаган керемнәр, кире кайтарылмый торган акча керемнәре, чыгымнар, бюджет дефициты буенча Татарстан Республикасы бюджеты һәм тупланма бюджеты күрсәткечләрен үз эченә ала. Шулай ук бюджетка тәүге тапкыр Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре чыганаклары реестры (чыганаклар буенча республика бюджеты керемнәре турында мәгълүматлар җыелмасыннан гыйбарәт булган) кушып бирелә.
– Алдагы чорга бюджетның керем өлеше турында тәфсилләбрәк сөйләп үтсәгез иде.
– 2017 елга бюджетның керем өлешен формалаштыруда нефтьнең 1 баррель бәясе – 40 доллар, доллар курсы – 65 сум, инфляция 4,9 процент күләмендә алынды. Бюджетның иң күп керемле чыганаклары булып физик затлар кеременә салым, оешмалар милкенә салым һәм табышка салым тора: болар тупланма бюджетта үз керемнәребезнең гомуми суммасыннан – 73 процент һәм республика бюджетында – 78 процент тәшкил итә. Конкрет саннарга тукталып үтик.
2017 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетында физик затлар кеременә салым күләме 64,3 миллиард сум, республика бюджетына – 45 миллиард сум күләмендә фаразланыла. Табышка салым 63 миллиард сум күләмендә күздә тотыла. 2017 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетына акцизларның кереме фаразы – 25,8 миллирад сум, республика бюджетына – 25,1 миллиард сум тәшкил итә. 2017 елда оешмалар мөлкәтенә салым 21,5 миллиард сум күләмендә фаразлана.
– Пландагы керемнәр күләме кирәкле барлык чыгымнарны да тәэмин итү мөмкинлеге бирерме? Бюджет чыгымнарының үзенчәлекләре нинди?
– Чыгымнар өлкәсендә бюджет ассигнованиеләре проектларын республика министрлыклары һәм ведомстволары белән килештерү процедуралары үткәрелде. Көн кадагына суга торган кайбер мәсьәләләр буенча Президент тарафыннан уңай карарлар кабул ителде.
Чыгым өлешен формалаштыруда Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларын тормышка ашыру кысаларында “юл карталары”нда күздә тотылган, бюджет өлкәсе хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыруга средстволар салынды. Шулай ук халык алдында йөкләмәләр, азык-төлек һәм дарулар сатып алу 1 гыйнвардан, инфляциягә карап, 4,9 процентка индексацияләнә. Стипендияләрне 1 сентябрьдән 4,9 процентка арттыру күздә тотыла, коммуналь хезмәтләр күрсәтү 1 июльдән 6,1 процентка индексацияләнәчәк.
Бюджет Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән һәм, гадәттәгечә, социаль юнәлешле булып тора.
Беренче чиратта кирәкле һәм социаль әһәмиятле чыгымнар үсә. 2017 елга алар планлаштырылган бюджетта 2,9 процентка артып, чыгымнарның гомуми күләменнән 70,1 процент тәшкил итәчәк. Алдагы елларда башлап җибәрелгән социаль-мәдәни өлкә объектларын, иҗтимагый инфраструктураны төзү һәм капиталь ремонтлауны финанслауны дәвам иттерү тәкъдим ителә.
2017 елда берничә ел рәттән гамәлдә булып килүче республика социаль әһәмиятле чараларны финанслауны (ассигнованиеләрнең гомуми күләме – 5,1 миллиард сум) дәвам иттерү планлаштырыла. Бюджет чыгымнарының 90 процентка якынын дәүләт программалары колачлаячак.
2017, 2018 һәм 2019 елларга чыгымнар максатчан юнәлешлелегенең тулысынча “үтә күренмле” булуын тәэмин итәрдәй өч кушымтага бүленгән. Кушымталарның берсендә бюджет средстволарын баш бүлүчеләр буенча, икенче кушымтада – дәүләт программалары буенча чыгымнар бүленгән. Дәүләт программалары буенча чыгымнарны бүлүнең үзенчәлеге шунда: билгеләнгән дәүләт программасына чама белән 10 бюджет средстволарын баш бүлүче керергә мөмкин. Тар ведомство программалары, кагыйдә буларак, бер-ике бюджет средстволары белән эш итүчеләрне колачлый.
Чыгымнарның өченче өлеше – бюджет классификацияләре бүлекләре, ягъни икътисад тармаклары һәм социаль өлкә буенча.
Тулаем алганда 2017 елга тупланма бюджетның керем өлеше – 203,3 миллиард сум, чыгым өлеше – 210,9 миллиард сум күләмендә, 7,6 миллиард сумлык дефицит белән фаразланыла. 2017 елга керемнәр буенча республика бюджеты – 166,8 миллиард сум, чыгымнар буенча – 174,4 миллиард сум күләмендә, 7,6 миллиард сумлык дефицит белән билгеләнелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: республика проектында федераль бюджетны октябрь ахырында кертү вакытын күчерүгә бәйле рәвештә федераль средстволар юк. Без федераль средстволар күләмнәренең закон проектының икенче укылышына мәгълүм буласын планлаштырабыз.
– Республикабызның федераль бюджет алдында зур бурычы бар. Киләсе елга федераль бюджетка күпме акчаны кире кайтарырга тиешбез, һәм дәүләт бурычы күләме нинди?
– 1 октябрьгә дәүләт бурычы 95,1 миллиард сум тәшкил итеп, ел башындагы белән чагыштырганда 3,8 миллиард сумга артты. Бурычның үсүе федераль бюджеттан 3,5 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет кредитларын җәлеп итү сәбәпле килеп чыкты. Шулай ук сум курсы үзгәрү сәбәпле, Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр күләме 300 миллион сумга артты. 95,1 миллиард сумнан – 70 проценты, ягъни 66,9 миллиард сумы – озак срокка реструклаштырылган бурыч. График буенча без аны 2023 елда түли башлыйбыз.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең бурыч йөкләмәләре гомуми күләме 29,9 миллиард сум тәшкил итеп, Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән бюджет кредитлары буенча йөкләмәләрне киметү нәтиҗәсендә, ел башындагы белән чагыштырганда 300 миллион сумга кимеде.
– Кисәтелгән, димәк, коралланып куйган, диләр. 2017 елда бюджетны үтәүдә нинди кыенлыклар алдында калырга мөмкинбез. Аны үтәп булырмы?
– 2017 елда бюджетны үтәүгә 7,6 миллиард сум күләмендә дефицитның булуы тискәре йогынты ясарга мөмкин. Моннан тыш өстәмә рәвештә табышка салымның 1 процентын, асылда реципиент өлкә һәм республикаларга бүлеп бирү өчен, федераль бюджетка күчерү ягыннан федераль законга үзгәрешләр кертү көтелә.
Нефтькә салына торган табигый байлыклар чыгаруга салымны арттырырга җыеналар. Монысы да керемне киметергә мөмкин. Бер үк вакытта федераль бюджетка 6,8 миллиард сум күләмендә алдан җәлеп ителгән бюджет кредитларын кире кайтарырга туры киләчәк. Шуның белән бергә, бюджет дефицитына һәм федераль законнардагы үзгәрешләр буенча ихтимал кайбер куркынычларга карамастан, без 2017 елга зур өмет-ышанычлар баглыйбыз. Безнең ышаныч республиканың соңгы елларда киңәюгә таба юнәлеш алган нык салым базасына, республикадагы җитештерү, фәнни потенциалга, ә иң мөһиме – кешеләребезгә, кеше ресурсына нигезләнелә.