2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә Россиянең Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы, Федераль почта хезмәтенең "Татарстан почтасы" идарәсе белгечләре дә катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү, салым түләүче физик затларның мөлкәт салымнарын җыю буенча башкарылучы эшләр торышы, шулай ук 2016 елның 10 аенда җирле бюджет үтәлеше күрсәткечләре һәм агымдыга ел ахырына кадәр көтелүче үтәлеш күрсәткечләре тикшерелде. Шулай ук әлеге киңәшмәдә җирлекләрнең белем бирү оешмалары һәм мәдәният учрежденияләре хезмәткәрләренең тарификациясе мәсьәләләре дә каралды.