Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2016" форумында шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү турында доклад белән чыгыш ясады

2016 елның 1 октябре, шимбә

Утырышны Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. 

Чара "Сочи-2016" халыкара инвестицион форум кысаларында үтте. 

Утырыш темасы - Россия стратегик үсешенең төп юнәлешләре буенча өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруда РФ субъектлары белән багланшылар. 

Утырышта РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Аркадий Дворкович, Ольга Голодец һәм Дмитрий Козак катнаштылар.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов "Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү" юнәлеше буенча мөһим өлешләрне билгеләде. 

"Татарстан кече бизнесны үстерү - өстенлекле сорауларның берсе, - дип билгеләде ул. - Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Икътисадый үсеш министрлыгына, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенә бу өлкәдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем киләк". 

Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә 143 мең оешма  һәм шәхси эшкуар эшли, алар барысы 25 % тан артык республика тулаем региональ продуктын җитештерәләр.

Рөстәм Миңнеханов эшуарлыкка заманча ярдәм итү инфраструктурасы республикада үсүен ассызыклады. Хәзерге вакытта "Хиград" технополисы, "Мастер" Кама индустриаль паркы, "Идея" технопаркы, ике ИТ-парк, муниицпаль районнарда 52 сәнәгать мәйданчыгы эшли. Аның сүзләренчә, 2020 елга алар санын 100 җиткерү планлаштырыла. 

"Муниципаль мәйданчыклар районнар икътисадын диверсификацияләргә һәм халыкны эш белән тәэмин итәргә ярдәм итә", - дип билгеләде ТР Президенты. Шуңа бәйле рәвештә ул РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка РФ Икътисадый үсеш министрлыгы программасы буенча сәнәгать паркларын төзүгә федераль ярдәм мехнизмын саклап калу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. 

Дмитрий Медевка мөрәҗәгатьләр арасында, лизинг инструментларын саклап калу өчен, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясен финанс тәэмин итүдә ярдәм итү бар.

Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтенә, аерым РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыллардагы эшкуарлыка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүнең перспектив юнәлеше - агросәнәгать паркларын булдыру, дип искәртте ул. 

"Агропаркларны булдыру бүгенге көндә Россия Икътисадый үсеш министрлыгында конкурсны үтү аша гына мөмкин", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов һәм агропаркларны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы кысаларында булдыру мөмкинлеген тәкъдим итте. 

Татарстан Президенты Татарстанда бизнесменнарның яшь буынын үстерүгә аеруча игътибар бирелгәнен сөйләде. Google компаниясе һәм Саклык банкы бергә оештырган «Бизнес-класс» проекты һәм "Эшкуралык фабрикасы" проекты моңа ярдәм итә. "Шулай ук хәзер Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе эшкуарларга белем бирү федераль проектын гамәлгә ашыралар, без дә бюу проектта катнашабыз", - диде ул. 

Чыгышын йомгаклап Татарстан Президенты белдергәнчә, соңгы елларда федераль бюджетта  кече эшкуарлыкка ярдәгә каралган чаралар кими бара. Ул РФ Хөкүмәте Рәисенә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы программалары кысаларында федераль бюджеттан ярдәм күләмен былтыргы дәрәҗәдә сакалу тәкъдимен кертте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International