Татарстан Президенты «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырды

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында «Алабуга» махсус икътисадый зонасының 4 яңа резидент компаниясенең проектлары расланды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген «Алабуга» МИЗда 51 резидент теркәлгән, 22 завод тулысынча эшчәнлек алып бара. 2006 елдан махсус  икътисадый зона территориясендә 5,5 меңнән артык эш урыны булдырылды. Яңа җитештерүләргә инвестицияләнгән суммалар    103 млрд. сумга җиткән. 

Аннары үз проектларын потенциаль резидент компанияләре вәкилләре тәкъдир итте. Allied Mineral Products Rus компаниясе  инвестицион проекты янгынга чыдамлы формалаштырылган материаллар җитештерүне оештыруны күз алдында тота. «Алабуга» МИЗда компанияне гамәлгә куючы – Allied Mineral Products Америка компаниясе, ул монолит футеровка һәм янгынга чыдамлы формалаштырылган материаллар җитештерү буенча бөтендөнья лидерларыннан санала.  

«Алабуга» МИЗда җитештерүнең палнлаштырылган күләме  беренче этапта елына 2400 тоннага җитәчәк. Ул үз җитештерүен «Синергия» индустриаль паркының әзер мәйданчыкларында урнаштырырга җыена.

СМИТ компаниясе инвестицион проекты җылылык белән тәэмин итү һәм нефть-газ чыгару сәнәгате ихтыяҗлары өчен алдан изоляцияләгән пенополиуретан торба продукциясе җитештерүне оештыруны күз алдында тота. «Алабуга» МИЗда компаниянең гамәлгә куючысы – СМИТ компанияләр төркеме – БДБдә Россиянең җылылык белән тәэмин итү системалары өчен изоляцияләр җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе.

1220 мм диаметрлы һәм цинкланган тышлыклы торбалар җитештерүнең планлаштырылган күләме – ай саен 4200 м тәшкил итәчәк. Җитештерүе «Синергия» индустриаль паркының әзер мәйданчыкларында урнаштырылачак.   

 «Ангел» медицина системалары» ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты елына 72 млн. данә өч компонентлы шприцлар җитештерүне планлаштыра. Җитештерүен «Синергия»  индустриаль паркының кече модульләре мәйданчыкларында урнаштырачак.   

«Татцемент» ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты елына 600 мең тонна күләмендә модификацияләнгән цемент җитештерүне күзаллый. Комания үз заводын «Алабуга» МИЗда 7 гектар мәйдандагы участокта төзиячәк.

Компанияләрнең бүген тәкъдим ителгән барлык бизнес-планнары «Алабуга» МИЗ Экспертлар советы тарафыннан алдан каралган иде. Күзәтүчеләр советы әгъзалары да потенциаль резидентлар проектларын хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International