Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы милкендәге дәүләт һәм муниципаль унитар предприятеләренед агымдагы торышы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 21 нче утырышында катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
2020 елда Россия Финанс министрлыгы төбәкләргә бюджет кредитлары буенча бурычны түләү вакытын озайтты. Срогы арттырылган әҗәтнең суммасы барлыгы 800 млрд. сумнан артык.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.
2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы салым органнары тарафыннан идарә ителә торган керемнәр узган елның шушы чорына карата 28,5 млрд. сумга, ягъни 15,5% ка, шул исәптән республиканың берләштерелгән бюджетына – 14,7 млрд. сумга, ягъни 28,4%ка арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 65,5 млрд.сум күләмендә кергән. Республика бюджеты 54,1 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 11,4 млрд. сум акча мобилизацияләнгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
РФ Финанс министры урынбасары Алексей Лавров Красноярск икътисадый форумында "Импакт-инвестицияләү - киләчәк стратегиясе" түгәрәк өстәлендә социаль йогынты проектлары концепциясе һәм социаль заказ турында сөйләде.
2021 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын 2021елның 1 кварталында үтәү йомгаклары һәм 2021елга бурычлар турында республика киңәшмәсе узачак.
2021 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен эре җитештерүчеләр - «Татспиртпром» АҖ һәм «АБ ИнБев Эфес» АҖ филиаллары белән киңәшмә уздырды.