Демопфер исәбенә биржада ягулыкка күпләп сату бәяләренең артуы бер - ике ай дәвамында юкка чыгачак, бу кулланучылар өчен бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итәчәк. Ягулыкка бәяләр үсеше агымдагы ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсеннән артмас дип көтәбез.
Татарстан Республикасында күп фатирлы 198 йорт төзелә, бу – 2 млн кв. метр инвестицион торак. Шул ук вакытта, әлеге күләмнең төп өлеше (59%) эскроу-счетлар кулланып сафка бастырыла.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
2020 елның гыйнвар-декабрендә Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 41,73 доллар тәшкил итте, 2019 елның гыйнвар-декабрендә баррель өчен 63,59 долар күләмендә иде.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2020 елның декабрендә баррель өчен 49,37 доллар күләмендә формалашкан, бу 2019 елның декабренә караганда 1,3 тапкырга түбәнрәк ( баррель өчен $64,47).
Радик Гайзатуллин тугыз яшьлек Владислав Павловның теләген тормышка ашырды, ул планшет турында хыялланган иде.
«Теләкләр чыршысы» – «Минем белән бергә хыяллан» исемле Россия күләмендәге хәйрия проектының яңа ел бәйрәмнәрендә уздыручы махсус акциясе.
РФ финанс министрлыгы һәм Россия Банкы дәүләт программаларын һәм илкүләм программаларны тикшереп аның нәтиҗәләре буенча милли үсеш максатларын күтәрү өчен халыкның финанс белемен үстерү максатыннан милли проектларга тиешле чаралар кертергә тәкъдим итәчәк.
Бүген йөкләтелгән керемгз салымны гамәлдән чыгаруга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче юбилей сессиясен оештыру һәм уздыру буенча бүген ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмә үтте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика бюджетының керем өлеше 18,3 млрд. сумга, чыгым өлеше 14,2 млрд. сумга арта. Закон проекты Татарстан Президентына имзалануга юнәлтелде.
Россия Финанс министрлыгының Ачык мәгълүматлар реестрында яңа җыелмалар бастырылды:
Финанс министрлыгы буйсынуындагы федераль казна учреждениеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс менеджменты сыйфатын мониторинглау нәтиҗәләре;
чираттагы финанс елына һәм план чорына Россия Федерациясе субъектларының бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бүлү;
Федераль бюджет (Россия Федерациясе) алдында акчалата йөкләмәләре буенча срогы чыккан бурычлары булган юридик затлар турында мәгълүмат.
Россия Финанс министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фәнни тикшеренүләрне һәм эксперименталь эшләнмәләрне финанслауның яңа механизмын билгеләүне күздә тоткан карарының ике проектын эшләде. Тиешле документлар РФ Хөкүмәтенә кертелде инде.