Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Сәфәренең төп максаты - "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашу.
Искәртик, "Бердәм Россия" партиясенең XVI съездында сайланган Югары советы Бюросы бүген беренче кат яңа составта җыела. Партиянең Югары советы Бюросына Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы рәисләре, РФ алты субъекты башлыгы, өч федераль министр, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, партия җитәкчеләре, дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклеләр керде.
Утырышта партиянең 23 проекты каралды, һәм яңа проектларны өстәмә эшләргә тәкъдим ителде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә "Бердәм Россия" партиясенең программа документларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү кысаларында 2017 елга партия Югары советынына бурычлар билгеләү булды.
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы үз эшен башлады. Утырышта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, төрле ведомстволар һәм министрлык вәкилләре катнаша.
Президиум көн тәртибенә 34 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның унбере - республика законнары проектлары, унҗидесе - федераль законнар һәм РФ субъектлары законнар чыгару җыеннарының законнар инициативалары проектлары.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Hollbeach Solutions» компаниясе (Канада) президенты Грэм Лайон белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар авыр нефтьләр чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карадылар.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Нефтех» ЯАҖ генераль директоры Владимир Швецов һәм «Hollbeach Solutions» компаниясе партнёры, бөтендөнья хоккее ветераны Скотт Макферсон катнашты.
2017 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар Җәмгыяте белгечләре белән очрашты. Әлеге киңәшмәдә 2016 ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күрсәткечләре, продукцияне чыгару һәм бюджетка түләүләр күләме һәм 2017 елга фаразлар тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы буенча Федераль Салым хезмәте идарәсе һәм 16 бурычлы оешма вәкилләре белән салым бурычларын һәм керми калган керемнәрне каплау мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча салым буенча бурычлырны 2017 елның 1 мартына кадәр капларга тәкъдим ителде.
Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 8 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан 177 сендә башланды. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 9 февраль көненә капиталь ремонт 122 мәгариф объектында алып барыла: 25 гомуми белем бирү һәм 7 коррекцион мәктәптә, шулай ук 90 балалар бакчасында.
279 резидент более 1000дән артык эш урыны һәм еллык товар әйләнеше 1 млрд. 350 млн. сум. Бу хакта бүген «Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында салым бурычларын һәм җыелмый калган керемнәрне каплау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре белән видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.
Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Россиянең Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары идарәсе, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы белгечләре дә катнашты. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына салымнар бурычын һәм аларны каплау, җайга салу мәсьәләләрен тикшерделәр.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы уздырылды. Чара «УНИКС» КФУ КСК мәйданчыгында узды һәм «Предприятиеләрне инновацион үстерү – Татарстан Республикасы икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе» темасына багышланды.
Уртак утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең «УНИКС» КСК холлында тәкъдим ителгән экспозициясе белән таныштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хәҗәр белән очрашу кысаларында партнерлык банкингы системаларын Ислам законнарының тиешле нормаларына һәм таләпләренә туры китерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
«Без Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлгән Ислам үсеш банкы төркеме белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Ислам үсеш банкы белән безне күркәм мөнәсәбәтләр бәйли. Элеккеге Президент, хөрмәтле Әхмәд Мөхәммәд Али Әль Мәдәни берничә мәртәбә Татарстанда булды», – диде Рөстәм Миңнеханов: «Үткән елның маенда Казанда Әль Мәдәни әфәнде «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты, бу төркемне Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча мин җитәклим. 2015 елда без бергәләп аның белән Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белән очраштык.