Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы ачылды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы үз эшен башлады. Утырышта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, төрле ведомстволар һәм министрлык вәкилләре катнаша.


Президиум көн тәртибенә 34 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның унбере - республика законнары проектлары, унҗидесе - федераль законнар һәм РФ субъектлары законнар чыгару җыеннарының законнар инициативалары проектлары.

Көн тәртибен тикшерү барышында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин өстәмә тәкъдимнәр белән чыкты. Нәтиҗәдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы көн тәртибе 38 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.
2. Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында.
3. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының 2016 елда полиция эшчәнлеге турында хисабы.
4. “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 һәм 42 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 303-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
5. “Зеленодольск муниципаль районының “Карамалы Тау шәһәр тибындагы поселогы” һәм “Свияжск (Зөя) авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” 311-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
6. “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” 312-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
7. “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” 320-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
8. “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 314-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
9. “Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм Татарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә төзелгән «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы оешмалары-резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 317-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
10. “Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында” 302-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
11. “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 307-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
12. “Татарстан Республикасында азык-төлек куркынычсызлыгы турында” 295-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
13. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 297-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
14. Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе турында.
15. “2016 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау турында” Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады.
16. Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында.
17. Телерадиотапшырулар буенча Федераль конкурс комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле турында.
18. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 74.1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 60768-7 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль берәмлек башлыгының отставкага китү нигезләмәсен төгәлләштерү өлешендә).
19. “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 27 һәм 56 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 58281-7 номерлы федераль закон проекты турында (гражданнарның ихтыярый салым акчаларын кертү һәм алардан файдалану тәртибен төгәлләштерү өлешендә).
20. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 66082-7 номерлы федераль закон проекты хакында (стратегик планлаштыру өлкәсендәге мәсьәләләрне хокукый җайга салуның бердәм тәртибен билгеләү өлешендә).
21. “Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ростов өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.
22. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 46193-7 номерлы федераль закон проекты хакында (балигъ булмаганнар турында мәгълүмат җыю һәм тарату тәртибен билгеләү өлешендә).
23. “Тирә-юньдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту зыяннарыннан гражданнар сәламәтлеген саклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 42928-7 номерлы федераль закон проекты турында (электрон пар чыгаргычлардан тирә-юньгә таралган төтен йогынтысыннан һәм электрон пар чыгаргычлар өчен катнашмалар куллану зыяннарыннан гражданнар сәламәтлеген саклау өлешендә).
24. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына диңгез һәм эчке су транспортында хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуга кагылышлы өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 52629-7 номерлы федераль закон проекты хакында.
25. “Дарулар әйләнеше турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Архангельск өлкә депутатлар Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
26. “Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында” Федераль законның 18 статьясына үзгәреш кертү хакында” 25672-7 номерлы федераль закон проекты турында (эчәргә яраклы су, хуҗалык-көнкүрештә куллана торган су белән тәэмин итү өчен һәм дәвалау максатларында кулланыла торган су объектларын саклау округлары һәм санитария зоналары проектлары хакында).
27. “Шәхси ярдәмче хуҗалык турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 59961-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясендә Төньякның, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның аз санлы төп халыкларына һәм аларның общиналарына шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлеге бирү өлешендә).
28. “Россия Федерациясе Җир кодексының 49 статьясына үзгәреш кертү турында” 60132-7 номерлы федераль закон проекты хакында (муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен тартып алу нигезләрен киңәйтү өлешендә).
29. “Россия Федерациясе Җир кодексының 39.6 һәм 39.7 статьялары-на үзгәрешләр кертү турында” 64793-7 номерлы федераль закон проекты хакында (җир кишәрлекләрен торглар уздырмыйча арендага бирү нигезләрен киңәйтү өлешендә).
30. “Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминияте турында” Федераль законның 33 статьясына үзгәреш кертү хакында” 68586-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Пенсия фондына иминият кертеме тарифының мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар өчен 8 % күләмендә гамәлдә булуын 2023 елга кадәр, шул елны да кертеп, озайту хакында).
31. “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 9 статьясына үзгәреш кертү хакында” 43719-7 номерлы федераль закон проекты турында (җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Россия Федерациясе субъекты дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары булып тормаган вазыйфаларны били алуы хакында).
32. “Һәлакәттән коткару хезмәтләрен һәм коткаручыларның статусы турында” Федераль законга тау эшләре алып бару объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә эшчәнлекне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 60052-7 номерлы федераль закон проекты турында (тау эшләре алып бару объектларында һәлакәттән коткару профессиональ хезмәтләрен һәм һәлакәттән коткару профессиональ формированиеләре эшчәнлеген хокукый җайга салуны камилләштерү хакында).
33. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында” 61528-7 номерлы федераль закон проекты хакында (әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен вандализмнан яклау өлешендә).
34. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына транспорт чарасын хәвеф-хәтәр китереп чыгарырлык итеп йөрткән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” 37057-7 номерлы федераль закон проекты турында.
35. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.3 статьясына үзгәреш кертү хакында” 24486-7 номерлы федераль закон проекты турында (полиция башлыклары урынбасарларына административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау вәкаләтләрен бирү хакында).
36. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 46088-7 номерлы федераль закон проекты турында (этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны арттыру хакында).
37. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 25.7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.
38. Төрлесеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International