Казанда җитәкчеләр өчен «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинары башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин, республиканың башка министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтында 2015 елга һәм 2016, 2017 елдагы план чорына салым сәясәтенең төп юнәлешләре урнаштырылган.
2015 елга һәм 2016, 2017 елдагы план чорына Россия Федерациясендә салым сәясәтенең төп юнәлешләре киләсе елга һәм план чорына федераль, шулай ук Россия Федерациясе cубъектлары һәм муниципаль берәмлекләрнең бюджет фаразы төзү максатында әзерләнгән.
2014 елның 18 апрелендә Казанда узган "Дәүләт (муниципаль) финанслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру" семинар-киңәшмәсендә презентация материаллары.