Рөстәм Миңнеханов традицион нефть саммиты-2014тә катнаша

2014 елның 5 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион нефть саммитында катнаша, ул республикада 2001 елдан бирле ел саен уздырыла.

Быел нефть саммиты 14 нче мәртәбә уза, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә – бишенче мәртәбә.

Исегезгә төшерәбез, элек бу чаралар нефть чыгаручы компанияләрнең җитәкчеләре һәм нефть чыгаручы районнар администрацияләре башлыклары катнашында Алабуга районында Кама утрауларының берсендә уздырыла иде. 2011 елда саммит уздыру урыны итеп Карабаш сусаклагычы ярын сайлап алу турында карар кабул ителде («Нептун» ял итү базасы территориясе).

Ел саен нефть саммиты программасында – Татарстан нефть компанияләренең алдынгы технологияләре күргәзмәсе. Быел экспозициядә «Татнефть» ААҖ, «РИТЭК» ААҖ, «ТД ИнТех» ҖЧҖ һәм Казан (Идел буе) федераль университеты да катнаша. «Татнефть» ААҖ быел бораулау, нефть чыгару, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, артык үзле нефть ятмаларын эшкәртү һәм башкалар буенча яңа технологияләр күрсәтә.

2014 ел саммитында фикер алышына торган темалар - 2006-2020 елларга Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексын үстерү программасы, скважиналар төзегәндә яңа технологияләр куллану тәҗрибәсе, нефть катламанарының нефть бирүчәнлеген арттыруның яңа технологияләрен гамәлгә кертү һәм башкалар.

2014 елгы нефть саммитында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International