ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром”ААҖ Директорлар советының чираттагы киңәшмәсе узды. Төп мәсьәлә – Директорлар советы рәисен сайлау, “Татспиртпром” ААҖ нең 2013 нче елның I яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында.

“Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы рәисе итеп Илдар Халиков сайланды.


28
июль, 2013 ел
якшәмбе
27 июль көнне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре Свияжск утрау-шәһәренә барды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл магистрален төзү мөмкинлеген тикшерү буенча киңәшмә уздырачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Төп тема - финанслау чыганагы булачак, дип яза "Коммерсант". Мәскәү-Казан магистрален төзүгә алдан саналган бюджетның 60% - әлегә билгесез  чыганаклар, ә бит проектлау ноябрьдә башланырга тиеш, дип билгели алар.  
РФ Финанс министрлыгы базар тарафыннан күптән көтелгән секьюритизация турында законны икенче укылышка әзерләде, ул банкларга теләсә нинди бер төрле активлар белән тәэмин ителгән облигацияләр чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә кредит оешмалары ипотека кредитлары буенча гына кыйммәтле кәгазьләр чыгара ала.
Финанс кризисы сәбәпле 2013 елның март аенда башланган Bank of Cyprus яңадан капиталлаштыру тәмамланды, депозитлраның бер өлеше блоклаштырудан арындырылачак, ә идарә директорлар саветына биреләчәк, диелә Финанс министрлыгы һәм Кипр Үзәк Банкының берләшетерлгән гаризасында. Массакүләм мәгълүмат чаралары бәяләве буенча, Bank of Cyprus акциясендә барлыгы 4,050 миллиард евро конвертланачак - 3,2 миллиард евро акция кысаларында бирелде.

26
июль, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллыга барды. Визит кысаларында Автоград мэры Васил Шәйхразиев озата баруында кайбер объектларда булды.

Беренче объект ЗЯБ поселогындагы реконструкцияләнә торган бина. Элек 4800 квадрат метрлы мәйданлы әлеге бинаның 4 нче катында сырхауханә урнашкан булган, хәзер монда җәмәгать судын урнаштырырга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты, аның белән канәгать калды, Казан Универсиадасына алынган җиһазларны һәм компьютер техникасын кулланып, реконструкциягә дигән акчаны экономияләргә тәкъдим итте. Татарстан Президенты шәһәр җитәкчелегенә эш графигын һәм и сметасын төзергә кушты, республика бюджетыннан акча бүлүне вәгъдә итте.

25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министр урынбасары Алексей Шишкин яңа бюджет классификацияcен кертү шартларында бухгалтер хисабын формалаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Финанслар министрлыгының баш бухгалтеры, бюджет бүлеге белгечләре һәм Казначылык Департаменты белгечләре катнышты.

24
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә 2013 елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеше хакында финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты.

Аның сүзләренә караганда, бу чорда ТР консолидацияләнгән бюджетына 89,5 млрд сумлык керемнәр алынган. Шуның 75,1 млрд сумы салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр өлешенә туры килә. Бу чорда республика казнасына 57,8 млрд сумлык салым һәм салым белән бәйле булмаган керем алынган. Узган яртыеллыкта ТР консолидацияләнгән бюджетының чыгымнары 70,7 млрд сум тәшкил иткән. Җирле бюджетларга беренче яртыеллыкта 16,5 млрд сумлык трансфертлар күчерелгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Яклар берничә эшлекле мәсьәлә турында фикер алыштылар, агымдагы дәвергә бурычлар билгеләделәр.

Агымдагы елда республикада, тулаем Россия күләмендә, икътисади үсеш темплары акрынаю казнага салым керемнәре килүнең кимүенә китергән. Әлеге проблема бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә 2013 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган иде.

Төп доклад белән чыгыш ясаучыларның берсе – Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан территориясендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 160,5 млрд сумлык салымнар җыелган. Икътисадның үсеш темплары кимү нәтиҗәсендә, узган елның беренче яртысына караганда, бу юлы казнага салым 3,7 млрд сумга кимрәк кергән. Шуның 91,94 млрд сумы федераль бюджетны тулыландыруга, 68,53 млрд сумы ТР консолидацияләнгән бюджетына (шул исәптән 54 млрд сумы –республика казнасына) киткән. Федераль бюджетка алынган салымнар беренче яртыеллыкта якынча 3 процентка, консолидацияләнгән казнага алынганы 1,4 процентка кимегән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International