РФ Хөкүмәте ит җитештерүне үстерү буенча региональ программага каралган 1,8 млрд. сумны төбәкләр арасында бүлде.
"Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү дәрәҗәсенә карата субсидияләрне нәтиҗәле тоту ел саен бәяләнеп килә. Күрсәткечләр Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Россия Федерациясенең югары башкарма дәүләт хакимияте органнары белән килешүендә каралган", - диелгән документка булган белешмәдә.
Татарстан әлеге масксатларга 2,5 млрд. сум акча алачак.
Иннополис, Кама инновацион кластеры һәм инжиниринг үзәкләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов катнашты.
А.Иванов киңәшмә башында билгеләп үткәнчә, Татарстан федераль үзәк өчен дәүләтнең инновацион сәясәтендә төп регион гына түгел, ә инновацион сәясәт өлкәсендә дәүләт ярдәменең бөтен формалары кулланылган модель-мәйданчык та әле.
"Безгә ниндидер үзәк булдыру, Татарстан Республикасында полигон оештыру турында уйларга кирәк, анда без инновацион сәясәт өлкәсендә дәүләт ярдәменең тәҗрибәсе белән уртакалаша алыр идек, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президентына Андрей Иванов. – Сезгә карап өйрәнеп була, сезнең инде нәтиҗәләрегез бар”.
Вице-премьер – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде: махсус икътисадый зона үсеше, университетны оештыру һәм шәһәр инфраструктурасын булдыру турында хәбәр итте.