Бүген Казанда Агросәнәгать паркы тулы көченә эшли башлады. Россия өчен уникаль булган бу комплекска беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны вице-премьер - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Агросәнәгать паркы – республика авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән технологик комплекс. Ул 8,5 гектар мәйданда урнашкан, төп бинаның мәйданы 54 мең квадрат метр. Сәүдә мәйданнары 13,8 мең квадрат метр тәшкил итә, шулай ук комплекста склад урыннары, ветеринария лабораториясе, кафе, 38 номерлык кунакханә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җитештерү урыннары каралган. Хәзер Агросәнәгать паркында 257 резидент үз продукциясен сата, ипи пешерү цехы эшли башлаган, ит продукциясен эшкәртү цехы эшләп китәргә әзерләнә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов бүген Казанда Хосусый секторны үстерүнең Ислам корпорацииясе делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Банк" ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев тә катнашты. Хосусый секторны үстерүнең Исламской корпорацииясе рәисе Халид әл Абуди җитәкчелегендәге делегация составына Төркиянең, Согуд Гарәпстанының, Бәһрәйннең һәм башка илләрнең кайбер компанияләре вәкилләре кергән.