ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
 Бүген Казан шәһәре думасының XXII утырышында депутатлар 2012 елда Казан бюджеты үтәлеше буенча исәп-хисапны расладылар. Исегзгә төшерәбез, бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен Казан шәһәре думасы мартта ук халык игътибарына тәкъдим итте.

Тагын бер айдан Алматаның Үзәк паркында татарларның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм чараларында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашачак. Бу хакта бүген Кремльдә Татарстан Президентының Алмата шәһәре хәкиме Әхмәтҗан Есимов белән очрашуы вакытында да сүз булды. 

Алмата делегациясенең Татарстанга эш сәфәренең төп максаты – Казанның Универсиадага әзерлек буенча тупланган тәҗрибәсе белән якыннан танышу. Билгеле булганча, Казахстанның әлеге эре шәһәре 2017 елда кышкы Универсиаданы кабул итәргә җыена. “Кышкы Универсиаданың масштаблары мондагы кадәр үк булмаячак, билгеле. Шулай да Казанда җәйге Универсиадага әзерләнү буенча тупланган тәҗрибәне өйрәнү безнең өчен бик мөһим. Халыкара студентлар спорты уеннарына әзерлек, аны уздыру, объектларны әзерләү, иминлек һ.б. мәсьәләләр буенча коллегаларыбыздан тулы мәгълүмат алып, үзебез өчен нәтиҗәләр ясадык”, - ди Әхмәтҗан Есимов. 


15
май, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 15 маенда РТ финанслар министры урынбасары Алексей Шишкинда 2018 елга хәтле җәмагать (дәүләт һәм муниципаль) финанслары белән идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру буенча федераль программа проектын тикшерүгә багышланган киңәшмә узды.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенә тиешле тәкъдимнәр җибәреләчәк.

РФ Финанслар министрлыгы агымдагы елда да, шулай ук 2014-2015 елларга да федераль бюджетның чыгымнарын арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләр күрми, дип белдерде РФ финансла министры Антон Силуанов, Дәүләт Думасында чәршәмбе көнне чыгыш ясау вакытында.

Агымдагы елның бюджетына кертелүче үзгәрешләр икенче төрле бүлеп бирүне генә күздә тотканын искәртте ул. "Без алдагы еллардагы сыман чыгымнарны арттырмыйбыз", - диде ул, шул ук вакытта бу Россия икътисадында күзәтелүче рисклар белән бәйле икәнен дә искәртте.

Дәүләт Думасы бүген 2013 елга һәм 2014-2015 елдагы план чорына федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турында законны беренче укылышта кабул итте. Үзгәрешләр 2012 елда һәм 2013 елның беренче кварталында федераль бюджет ёщм бюджеттан тыш дәүләт фондларының бюджет үтәлешен истә тотып әзерләнде. Шул ук вакытта документ агымдагы ел бюджетына нигез итеп алынган төп параметрлар үзгәрешен күз алдында тотмый, чөнки, РФ финанслар министры Антон Силуанов сүзләренчә, нефтегаздан булмаган кремнәрнең артуы күздә тотылмый.

Россия Федерациясендә 2013 елның 1 июненнән нефтькә экспорт пошлинасы бәясе 19 долларга кимиячәк - шулай итеп ул тонна өчен 359,4 доллар тәшкил итәчәк. Бу турыда Финанслар министрлыгы исәп-хисапларына нигезләнеп "Интерфакс-АФИ" ясаган хисаплар сөйли.

Бүгенге көндә нефтькә экспорт пошлинасы бәясе тоннасы өчен 378,4 доллар тәшкил итә.

Россия Финанслар министры башлыгы Антон Силуанов Россиядә 2013 ел нәтиҗәләре буенча инфляцияне 6% тирәсендә булыр дип фараз ясады.

"Беренче яртыеллыкта инфляция 6%тан артып китсә, без индексация уздырырга тиеш булачакбыз. Беренче яртыеллыкта бу киртә аша узу булмыячак дип уйлыйбыз без. Еллык инфляция 6% кысаларында, яки әз генә ртып булырга мөмкин", - диде силуанов Дәүләт Думасында, депутат сорауларына җавап бирү вактытнда.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Россия Сбербанкы” ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары Игорь Артамонов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Россия Сбербанкының “Татарстан Банкы” бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашты.

14
май, 2013 ел
сишәмбе

Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә Ford Sollers компаниясенең двигательләр заводы төзелешенә старт бирелде. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Соллерс” ҖЧҖ генераль директоры Вадим Швецов, Ford Motor Company башкарма директоры Марк Филдс, Ford Sollers президенты Тед Каннис, Ford Sollers башкарма директоры Адиль Ширинов, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты

Татарстан Төркия Республикасының Бурса провинциясе белән автокомпонентлар җитештерү, җиңел сәнәгать, сәламәтлек, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлектә кызыксына. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов губернатор Шиһабетдин Харпут җитәкчелегендәге Төркия Республикасының Бурса провинциясе делегациясе белән очрашуда белдерде. Казан Кремлендәге чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, вице-премьер - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International