ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Россия Doing Business рейтингында салым администрированиясен яхшырту нәтиҗәсендә югары дәрәҗәгә ирешергә уйлый, диде Россия финанс министры Антон Силуанов.

16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет утырышы булды. Утырышның үзәгендә 2013 нче елга ТР бюджеты, республикада гомуми белем бирү системасын яңарту проектын тормышка ашыру, "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар" проектын тормышка ашыруның барышы булды.


"2013 нче елга һәм 2014, 2015 нче елларга ТР бюджеты" утырышында доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты 2013 нче елга һәм планлы 2014 һәм 2015 нче еллар чорына ТР бюджеты турында закон проектына үзгәрешләрне карады һәм әзерләде.

Утырышта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева доклад белән чыгыш ясады, бюджет буенча фаразлар, аның керем һәм чыгым өлешләре, закон проекты нигезләмәләре турында сөйләделәр. Комитет вәкилләре тәкъдим ителгән мәгълүмат турында сөйләшкәннән соң, проектны закон проектына кертүне расладылар.

Федераль кануннарга кертелгән кайбер үзгәрешләр, киләсе елда төбәкләр казналарының, шул исәптән Татарстан бюджетының керемнәрен киметүгә китерәчәк. Бу хакта бүген ТР салым, казначылык һәм финанс органнарының узган 9 айда бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерде. ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Финанс министры ассызыклап узганча, федераль кануннарга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, киләсе елда ТР консолидацияләнгән казнасының керем өлеше 7,5 млрд сум югалтыр дип фаразлана.

Татарстан парламенты комитетларында “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карау дәвам ителде. Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында да әлеге документ буенча фикер алыштылар.

Иң элек депутатларны ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырып үтте. Әлеге фараз глобаль товар базарларындагы вәзгыятьне, дөньякүләм икътисадның үсеш перспективаларына кагылышлы бәяләмәләрне, шулай ук Россия һәм Татарстан икътисадындагы агымдагы тенденцияләрне исәпкә алып башкарылган. Чөнки Татарстанда җитештерелгән товарларның 48 проценты экспортка китә. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында республика товарларының конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итү сорала.

2014 елда вакыты чыгучы банкларга санация турында карарны вакыты буенча чиксез итәргә тәкъдим ителә. Аны эшләп чыгарган Россия Финанс министрлыгы фикеренчә, андагы кризиска каршы чаралар - "әзерлек" инструменты булып тора. Аерым банкларның финанс торышы яки банк системасының кинәт начараеп китү очрагында аннан файдаланып була. 
2013 елда бүгенге көндә файдалнылмаган урыннар өчен файдалы казылмаларны табуга салым буенча ташламалар каралырга мөмкни. Бу фикерне журналистларга статс-секретарь - РФ финанс министры урынбасары Сергей Шаталов белдерде.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүдә конкуренция һәм кече, урта эшмәкәрлек үсеше мәсьәләләре буена комиссия утырышында катнашты. Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов уздырды.

Комиссия вәкилләре эшмәкәрлеккә ярдәм итү, авиакүчерүләр өлкәсендә конкуренция үсеше, хезмәт миграциясе проблемалары турында сөйләштеләр. Моннан тыш, ваклап сату челтәрләренә ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде.
РФ Финанс министрлыгы агымдагы елга илнең төп финанс документы күрсәткечләрен үзгәртә, бюджет кытлыгы нульгә хәтле кимиячәк. Бу турыда кичә ведомство җитәкчесе Антон Силуанов хәбәр итте.  

15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан парламентында “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Фикер алышуларда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республиканың министрлык-ведомстволары башлыклары, депутатлар катнашты. Парламент тыңлауларын парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин алып барды.


ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырып үтте. Фараз күрсәткечләрен планлаштырганда әйдәп баручы предприятиеләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең үсеш күрсәткечләре исәпкә алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International