ЯҢАЛЫКЛАР

15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан парламенты комитетларында “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карый башладылар. Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында да әлеге документ буенча фикер алыштылар.
Депутатларны бюджет проекты белән ТР Финанслар министры урынбасары Данил Волков таныштырды. Ул башта бюджетның керем өлешенә тәэсир ясый торган факторлар турында сөйләп үтте. Әлеге факторларның федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә килеп чыгуын белдерде. Билгеле булганча, РФ Салым кодексы буенча файдалы казылмаларга салым федераль үзәкнеке булып исәпләнә һәм 2012 елдан тулы күләмдә федераль бюджетка күчерелә.

Чечен Республикасы, Россия финанслар министрлыгы фикеренчә, бюджет чараларын иң нәтиҗәле тараткан өчен 95 млн. сумга якын акча алачак. Бюджет нәтиҗәлеген санау методикасы 45 критерий белән бәяләнә. Финанслар министрлыгы аның буенча узган елга нәтиҗәләр чыгара.
15 октябрь көнне Экология, табигатьнең кулланылышы һәм аграр мәсьәләләр буенча Комитет утырышы узды. Анда депутатлар 2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына бюджет проектын һәм авыл хуҗалыгы үсеше программасынынң 3 кварталда тормышка ашырылуын тикшерде.
РФ Министрлар Кабинеты Кытай белән чиктән җирләрдә урман һәм балык эшкәртү буенча икътисади зоналар барлыкка китерү мөмкинлеген карый, диде РФ финанс министры Антон Силуанов.
Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы хәзерге вакытта эшләп килүче "2008-2012 елларга Чечен Республикасының социаль-икътисади үсеше турында" федераль программаны тагын биш елга озайтырга теләми. 
Еврозонага аерым бюджетлы үз финанс министрлыгын булдырырга кирәк. Ил финанс торышының проблемалы җирләренә ярдәм итә алыр өчен финанс базарында чараларны җәлеп итәр өчен кирәк бу. Бу турыда Евросоюзның әйдәп баручы институтларының докладында әйтелгән. 

14
октябрь, 2012 ел
якшәмбе
Россиянең финанс агентлыгы (Росфинагентлык) аппараты хезмәткәрләре булып финанс базарында тәҗрибәсе булган кешеләр эшләргә тиеш. Ә агентлык җитәкчесе итеп финанс министрлыгы хезмәткәре булырга мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов.
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы Ерак көнчыгыштагы яңа оешмаларга Өстәмә бәягә салым һәм физик затлар кеременә салымнан башка салымнарга ташламалар кертү турында тәкъдимне җентекләп тикшерергә әзер. Бу турыда финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте, дип тапшыра Интерфакс.

12
октябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикаы финанс министрының беренче урынбасары, Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов казначылык Департаментының территориаль бүлек җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International