Хәзерге вәзгыятьтә ваклап сату инвесторларына ярдәм итәргә кирәк, шуңа бәйле рәвештә, аларның хокукларын яклау өчен ассоциация булдыру вариантлары турында фикер алышалар. Бу хакта Россия Финанс министрлыгының Финанс сәясәте департаменты директоры Иван Чебесков финанс сәясәте буенча РСПП комитеты утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» кысаларында «Җитештерү чылбырларын җыю нокталары – индустриаль парклар һәм махсус икътисадый зоналарның сәнәгать күчешендәге роле» сессиясендә чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республикада Россиядә иң нәтиҗәле дип табылган 2 махсус икътисадый зона эшли. «Ил Хөкүмәте ярдәме белән «Алабуга» МИЗ зур нәтиҗәләргә иреште. Узган ел резидентлар табышы 135 млрд. сум тәшкил итте, 8 мең эш урыны булдырылды, шәхси инвестицияләр 157 млрд. сумнан артып китте», - дип сөйләде ТР Президенты.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2022 елның гыйнвар-июнендә баррель бәясе 84,09 доллар тәшкил итте, 2021 елның гыйнвар-июнендә - баррель өчен $63,35.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2022 елның июнендә баррель өчен $87,25 күләмендә формалашкан, бу 2021 елның июнендәге белән чагыштырганда 1,2 тапкырга югарырак ($71,4 баррель өчен).
Премьер-министр Михаил Мишустин сатып алуга импортерлар ташламалы ставка буенча кредит алырга мөмкин булган өстенлекле чит ил продукциясе исемлеген киңәйтү турындагы карарга кул куйды.
Агымдагы елның 1 июненә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны ел башыннан алып МСП субъектының 6353 енә арткан. Ел башына үсеш темпы 104 % тәшкил итә. Шулай итеп, агымдагы көнгә Татарстанда 166 765 эшкуар исәпләнә.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджет өстендә эш башланды.
Дәүләт программалары һәм милли проектлар белән идарә итү системасындагы яңалыклар турында Казанда "Дәүләт идарәсенең цифрлы трансформациясе" конференциясендә Департамент директоры Николай Бегчин сөйләде
Финанс базары буенча РФ Дәүләт Думасы Комитетының түгәрәк өстәле кысаларында чыгыш ясаганда, Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев билгеләп үткәнчә, кешелек тарихында бер генә ил дә хәзерге вакытта Россия кичерә торган санкцион басым кичермәгән. Ул ассызыклаганча, тулаем алганда макроикътисадый тотрыклылыкны саклап кала алдык, Россия финанс системасының күпчелек күрсәткечләре шулай ук тотрыклы булып кала.
2022 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2022 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2022 елның июль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бу хакта Россия Финанс министрлыгының Финанс сәясәте департаменты бүлеге башлыгы Осман Кабалоев "Финанс белеме үсеше тәҗрибәсе һәм трендлары" ЦФО төбәкара округ конференциясендә чыгыш ясаганда сөйләде. Осман Кабалоев билгеләп үткәнчә, финанс белемлелеген үстерүнең төп күрсәткечләре булып барлык регионнарда да финграмоталылыкны үстерү программасын гамәлгә ашыру, бу өлкәдә тотрыклы инфраструктура һәм кадрлар потенциалын формалаштыру тора.