Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2022 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2022 елның июль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәләр барышында 2022 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2022 елның июлендә керемнәрнең җыеп алынуы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә отпуск акчалары вакытында түләнү мәсьәләләре тикшереледе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International