ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Россия Хөкүмәте агымдагы елда РФ бюджетының нефть-газ булмаган керемнәре үсеше артуын дәвам итәр дип көтә. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Министрлар Кабинетының 2018 елга һәм планлы чорга федераль бюджетка үзгәрешләр проектын тикшерүгә багышланган утырышында хәбәр итте.


20
май, 2018 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданында Татарстан спорт календаренең йөгерү буенча эре старты – Казан Марафоны-2018 старт алды.


19
май, 2018 ел
шимбә

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүгнеге көнгә социаль өлкә һәм ТКХ объектларын төзү һәм капиталь ремонтлару буенча 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казан  Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында AB InBev компаниясенең Россиядәге һәм Украинадагы президенты Дмитрий Шпаков белән очрашу узды.

2018 елның 1 маена федераль бюджет профициты 206,24 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Федераль казначылыгының сайтындагы федераль бюджет үтәлеше турында оператив хисабында җиткерелә.


15
май, 2018 ел
сишәмбе

15 майда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар Татарстанның 2017 елгы һәм агымдагы елның беренче кварталы бюджетлары үтәлешен тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

РФ Хөкүмәте салым системасы буенча тәкъдимнәрне әзерләячәк, барлык карарлар язгы сессиядә кабул ителәчәк, физик затларның кеременә салымны арттыру планлаштырылмый дип җиткерде финанс министры вазифаларын башкаручы Антон Силуанов.


11
май, 2018 ел
җомга

10 май көненә республикада 1 млн. 42,5 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планнан 43,4 % тәшкил итә һәм узган елдагыга карата - 123 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

2018 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International