2018 елның 1 маена федераль бюджет профициты 206,24 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Федераль казначылыгының сайтындагы федераль бюджет үтәлеше турында оператив хисабында җиткерелә.
Бюджет керемнәре 5,528 триллион сум, чыгымнары - 5,322 триллион сум тәшкил иткән.
Аннан алда Финанс министрлыгы, министрлык алдан ясаган бәяләү буенча, РФ бюджеты профициты агымдагы елның гыйнвар-апреленә тулаем эчке продуктның 0,6% кадәр кимеде һәм 181,3 миллиард сум тәшкил итте дип хәбәр иткән иде.
2018 елга бюджет турында закон тулаем эчке продуктның 1,3% дефициты белән исәпләнде, ләкин үткән атна Финанс министрлыгы аңа үзгәрешләр проектын бастырды, алар буенча 2018 ел йомгаклары буенча бюджет профициты 0,45% дәрәҗәсендә яисә 440,6 миллиард сум көтелә.