ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 елның гыйнвар-ноябрь айларында федераль бюджет үтәлешенең алдан исәпләүләр буенча төп күрсәткечләре түбәндәгечә:

- тупланган керемнәр күләме - 11 435 342,8 млн. сум, ягъни "2016 елга федераль бюджет турында" расланган Федераль законда каралган керемнәр күләменең 85,5 проценты;

- чыгымнар үтәлеше - 13 223 012,7 млн. сум, ягъни "2016 елга федераль бюджет турында" расланган Федераль законда каралган керемнәр күләменең 80,6 проценты һәм ачыкланган росписьнең 79,5%.

- кытлык күләме (дефицит) - (-) 1 787 669,9 млн. сум.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2016 елның 15 ноябереннән 14 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында баррель өчен 47,82068 доллар, ягъни тоннасы өчен 349,1 доллар тәшкил итте. Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы исәпләүләре буенча Россия Федерациясендә нефтькә бәя 2017 елның 1 гыйнварыннан 11,3 долларга кимиячәк һәм тоннасы өчен 79,1 долар тәшкил итәчәк.

Югары лайлалы нефтькә пошлина 12 доллардан 10,9 долларга кадәр артачак.

Көнчыгыш Себердә, Каспийда һәм Приразломныйда табылучы бер төркем нефть табылучы җирлекләр өчен нефть тармагында салым маневры кысаларында кабул ителгән исәпләүнең яңа формуласы нигезендә ташламалы ставка 2015 елның 1 февраленнән нуль дәрәҗәсендә сакланачак. 


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә  гражданнарны кабул итте. Чара республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә узды (Казан, Кремль ур.,12).

Иң беренче булып Лаеш районының Имән Кискә авылы аксакалының видеомөрәҗәгате каралды. Ул кыскача гына үзе турында сөйләде. Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранына быел җәй 100 яшь тулган, ул гармоньда уйнарга ярата икән, яңа авыл клубында, гармоньда уйнап,  авылдашларын сөендерәсе килә икән.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр һәм Күзәтүчеләр советларының киңәйтелгән утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен,  Интернэшнл Венчур Клаб (IVC) - Европа технологик туры  президенты Вильям Стивенс, Almaz Capital Partners венчур  фонды җитәкчесе, «Элвис-плюс» компаниясе президенты Александр Галицкий һәм башкалар катнашты.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясенең Конституциясе көнендә, ягъни 2016 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 га хәтле Гомум Россия халыкны кабул итү көне узды.

Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында халыкны кабул итү Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37 йортында, 109 бүлмәдә узды.

Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгының компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләр керә:

1.  Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым һәм валюта сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итү;

2. Татарстан Республиксында финанс базарлар үсеше өлкәсендә бердәм сәясәтне тормышка ашыруны тәэмин итү;

3. Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләренә финанс ресурсларын туплау;

4. Татарстан Республикасы бюджеты проектын әзерләү һәм Татарстан Республикасы бюджетының каралган тәртиптә үтәлешен тәэмин итү;

5.Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап ясау;

6. Дәүләт әҗәтләре программаларын эшләп чыгару һәм урнаштырылган тәртип буенча аны тормышка ашыру; һ.б.


10
декабрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча  төзелеш өлешендә 6 республика программасы тулы күләмдә төгәлләнгән. Шул исәптән авыл клублары төзелеше, ТРда беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү объектларын яңарту, ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү, универсаль спорт мәйданнарын, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексларын төзү, шулай ук арендага торак төзелеше буенча программа үтәлгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


9
декабрь, 2016 ел
җомга

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы тору көне

Халыкара коррупциягә каршы тору көне ООН Генассамблеясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрь көнендә билгеләнә.

Бу көнне 2003 елда, кул кую өчен, каррупциягә каршы ООН Конвенциясе ачылды. Документ , аңа кул куйган дәүләтләрне, ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юуны  җинаятьчелек дип игълан итәргә йөкли.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне итеп игълан ителгән.

Коррупция – хезмәт вазыйфаларын җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен читкә куеп, шәхси файда алу максатыннан куллану. Әлеге күренеш хакимият һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләргә, икътисад торышына, республика көндәшлегенә тискәре йогынты ясый һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең барлык өлкәләренә кагыла.

Коррупциягә каршы көрәштә дәүләтнең һәм гражданнарның да кискен һәм системалы карашы кирәк. Әлеге максатларны күздә тотып Татарстанда 2006 елдан коррупциягә каршы республика программалары гамәлгә ашырыла. Коррупцион хокук бозуларны кисәтүдә Коррупциягә каршы тору советы эшчәнлеге нәтиҗәле булды. Аның утырышларында коррупция куркынычы белән бәйле иң кискен сораулар карала, коррупциягә каршы тору өлкәсендә республика стратегиясен гамәлгә ашыру белән бәйле тәкъдимнәр әзерләнә. Коррупциягә каршы көрәштә хокук саклау органнары җитди өлеш кертә. Аларның эше бу өлкәдә җинаятьләрне ачуга һәм тикшерүгә юнәлтелгән.

Татарстан бүген – инвестицияләрне җәлеп итүгә, сәнәгатьне яңартуга, инновацион мөмкинлекләрне үстерүгә юнәлтелгән динамик үсештәге төбәк. Ләкин икътисадтагы барлык безнең казанышлар коррупциягә кискен каршы тормыйча була алмый. Республиканың алдагы уңышлары һәр гражданинның килешмәүчән һәм нык позициянә бәйле.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин эре оешмалар вәкилләре белән 2017 елга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына түләүләр буенча йөкләнмәләр кабул итү мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмәләр уздырды. 

Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган башлангычлар республикабызда гына түгел, ил күләмендә дә бик уңай бәяләнә.

Торак фонды ярдәме белән социаль ипотека программасы 2005 елдан алып тормышка ашырыла. Социаль ипотека программасына акча кертүче оешма хезмәткәрләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар шул рәвешле үзләренең торак шартларын яхшырта ала.

 Социаль ипотека программасына акча кертүче оешма хезмәткәрләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар шул рәвешле үзләренең торак шартларын яхшырта ала.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгында Бәйсез дәүләтләр содружествосы (СНГ) мәйданында финанс тотрыклылык Советының төбәк консультатив төркеменең чираттагы утырышы узды.

Төркем әгъзалары финанс тотрыклылык Советының 2017 елга фаразлаган эш планын һәм мөһим мәсьәләләрен тикшерде. Төп игътибарны башланган реформаларны тәмамлауга юнәлдерделәр. Алар арасында Банкларның югалтуларны каплау мөмкинлегенең гомуми стандарт элементларын булдыру (TLAC) һәм III Базель стандартларын кертү, агымдагы кимчелекләрне, йомшак якларны бетерү буенча СФСның тәкъдимнәре: үз-үзен намуссыз тоту куркынычы һәм климатның финанс тәвәкәллеге үзгәрүе. Очрашуда катнашучылар финанс җайга салуның реформаларын кертү һәм аларны көчәйтү процессларын тикшереп торуның нәтиҗәлелеген һәм әһәмиятен бәяләдерләр.  


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның өченче киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстанның 260тан артык бизнесмены, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.    

Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның рәсми сайтында утырышының интернет-трансляциясе оештырылган иде. 

«Бу мәйданчык, бизнесның актуаль мәсьәләләрен тиз һәм нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итеп, үзен бик әйбәт күрсәтте. Булган темпны саклап калу безнең өчен бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International