ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елда модуль ветеринар пунктлары, полиция участок вәкилләре өчен модуль-блоклы административ-торак комплекслар төзелеше, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау программалары тәмамланды. 

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда яңа программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла - коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәләре инфраструктурасын үстерү, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары биналарын төзү, су һәм инженер челтәрләре системасын яңарту, муниципаль архивларны төзекләндерү. Моннан тыш, спорт мәйданчыкларын төзү программасы блоклы модульле чаңгы базаларын төзү белән тулыландырылды. 


23
декабрь, 2016 ел
җомга

2017 елда күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы федераль закон үз көченә керә. Аны тормышка ашыру өчен яңа исәп-теркәү системасы эшли башлый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Росреестры идарәсе коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе – республиканың баш дәүләт регистраторы Азат Җаббаров җиткерде.

Докладчы системада дәүләт кадастр исәбе һәм хокук дәүләт теркәве мәгълүматлары базасын берләштерүнең күздә тотылуын әйтеп узды.

«Гражданнар һәм оешмалар өчен объектларны исәпкә алу һәм аңа хокукны теркәүнең хәзер бер урында - күчемсез милекне дәүләт теркәвендә булуы мөһим булачак. Шуның белән бергә күчемсез милекне теркәү гамәлләре азрак булачак һәм теркәү сорклары кыскарачак», – дип билгеләп үтте ул.


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты. 

Җирле үзидарә башлыкларының төп бурычы – муниципаль берәмлекләрнең булган потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, шулай ук кеше капиталын үстерүдә һәм ачуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XI съездында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, шулай ук республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының уртак тырышлыгы белән  республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла, территорияләр комплекслы үсә, милләтара һәм диниара татулык ныгый. 


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар Советы президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) үтте.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Татарстанның 2016 ел бюджеты керемнәре 214,4 млрд, чыгымнары 221,7 млрд сум булыр дип фаразлана, дефицит күләме - 7,3 млрд сум. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республиканың финанслар министры Радик Гайзатуллин ачыклык кертте.

 


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Үткән шимбәдә Казанда узган Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Федераль салым хезмәтенең, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәләре уртак коллегиясендә 2016 елга республика тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм финанс, казначылык, салым органнарының киләсе елга бурычлары каралды. Коллегиядә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ финанс министры Антон Силуанов катнашты. Киңәшмәдә нинди мәсьәләләрнең күтәрелүе, республиканың төп финанс документының ничегрәк үтәлүе һәм 2017 елда нинди бурычларны хәл итәргә кирәклеге турында сөйләвен үтенеп, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы алкоголь базарын җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Россия Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

Киңәшмә барышында алкоголь базары өлкәсендә хокук бозулар өчен җәзаларны ныгыту буенча төрле тәкъдимнәр яңгырады. 

Игорь Марченко билгеләп үткәнчә, ел башыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 2,6 мең хокук бозу ачыкланган.  


17
декабрь, 2016 ел
шимбә

Күпләр федераль бюджетны беркадәр катгыйлыгы өчен тәнкыйтьлиләр, әмма бу инфляцияне һәм кредитлар буенча ставкаларны киметү өчен объектив рәвештә кирәк. Бүген бу хакта Казанда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллегиясенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак утырышында Россия Финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Чара К(И)ФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты базасында узды һәм 2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтеләчәк үтәлеше йомгакларына һәм 2017 елга Татарстан Республикасы финанс, салым, һәм казначылык органнарының бурычларына багышланды.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллегиясенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак утырышы уздырылды.  

Чара К(И)ФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты базасында узды һәм 2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтеләчәк үтәлеше йомгакларына һәм 2017 елга Татарстан Республикасы финанс, салым, һәм казначылык органнарының бурычларына багышланды.

Утырышта Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International