ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
2015 елның 20 апрелендә сәгать 10.00 да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасының утырышлар залындаТР финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсе узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырыш И.М.Губкин ис. нефть һәм газ РДУда (Мәсәкәү) узды, утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Төп тема – илдә геологик разведка һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә инновацион технологияләр.


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры булып кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе Рәисе Җәмил Чичәк белән очрашуда хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Төркия делегациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Moody's агентстлыгы Татарстан рейтингын Ba2 дәрәҗәсендә раслады, шулай да фараз тискәре әле.

2015 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 14 апрелендә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының "2014 елда Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2015 елда Россия Федерациясенең финанс системасы органнары каршында торган мәсьәләләр турында" киңәйтелгән коллегиясе утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Финанслр министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.

Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта (Баку шәһәре) Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗан Республикасындагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Олег Мурашев һәм башка рәсми затлар каршы алды.


11
апрель, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы, катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, стратегик планлаштырудан баш тартмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен («Татарстан-2030: үсеш стратегиясе») эшләүгә багышланган халыкара йомгаклау конференциясендә хәбәр итте.

Конференция Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында реаль вакыт режимында конференцияне трансляцияләү оештырылган иде.


10
апрель, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның ачык утырышы узды.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
РФ акча белән бәйле булган җитәкчеләре финанс өлкәсендә стабильләшү буенча кабул иткән чаларның нәтиҗәләре куанычлы, бүген реаль секторда да стабильләшү күзәтелә, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International